Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Сабыр төбе – сары алтын, дигән борынгылар

Норлат, районыбызның барлык авыллары шикелле, соңгы елларда читтән кайтып төпләнүчеләр хисабына зурая. Нинди генә гаиләләрне очратмыйсың. Авыл үзәген, нигездә, тәртипле, эшчән гаиләләр тотып тора. Ә андыйлар бездә шактый. Менә Мәүлия апа белән Чулпан абый Сафиннарны гына алыйк. Бергә гомер итүләренә тиздән 50 ел була икән. 50 ел бер-береңә ихтирамны югалтмый,...

Норлат, районыбызның барлык авыллары шикелле, соңгы елларда читтән кайтып төпләнүчеләр хисабына зурая. Нинди генә гаиләләрне очратмыйсың. Авыл үзәген, нигездә, тәртипле, эшчән гаиләләр тотып тора. Ә андыйлар бездә шактый. Менә Мәүлия апа белән Чулпан абый Сафиннарны гына алыйк. Бергә гомер итүләренә тиздән 50 ел була икән.

50 ел бер-береңә ихтирамны югалтмый, берсен-берсе кайгыртып, янәшәдә яшәүче оныкларга барлык мәхәббәтен биреп яшәүчеләр хәзер бик сирәк. Бу гаиләнең әдәпле, авылдашларга карата мәрхәмәтле булуы белән авылыбызда яшәүче һәркем килешәдер.
Мәүлия апа 73 яшендә булса да, эшчәнлеге, уңганлыгы белән дан казанган. Ә Чулпан абыйның куллары алтын: ни тотса, шуны коеп куя.
Дөрес, 50 ел гомер эчендә төрле хәлләр булган, еллар елмаеп-көлеп кенә узмагандыр. Мин аларга бергә озак яшәүнең сере турында сорау бирдем.
«Әй балам, сере түземлек һәм сабырлыкта инде. Әгәр бере-береңә юл биреп яшәсәң, барысы да әйбәт бара. Аллаһ Тәгалә дә бары тик сабыр кеше генә күп нәрсәгә ирешер дигән. Һәм инде иң мөһиме - Аллаһ Тәгаләне зурлап яшәү. Аллаһ Тәгаләгә ышанып, кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәсәк, яшәве җиңел, ризыкларыбыз тәмле, түшәгебез йомшак булыр», - дип, яулык астыннан чыккан ак чәчләрен рәтләп куйды Мәүлия апа.
Күңеле чиста кешеләрнең йөзләре дә балкып тора. Менә фоторәсемгә игътибар итегез әле. Мәүлия апа белән Чулпан абый 70не узсалар да, һаман да матурлар, мөлаем һәм сөйкемлеләр. Узган гомерләре матур булганга, бүгенге көннәре дә нурлы. Шулай бик озак пар канатлар булып яшәсәгез иде.
Айгөл Гафиятуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X