Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Рәхмәт сиңа, «Сәләт» аланы

Районыбыз укучылары җәйге каникулларын бушка уздырмады. Йөзләгән укучы район территориясендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге, «Чайка», «Горьковец» лагерьларында ял итсә, икенчеләре, путевка юнәтеп, Кара диңгез буенда ял итүне кулай күрде. Республика лагерьларында ял итүчеләр дә бар. Җәйге ялы турында Акъегет урта мәктәбе укучылары менә нәрсәләр яза. - Ниһаять, минем хыялым чынга...


Районыбыз укучылары җәйге каникулларын бушка уздырмады. Йөзләгән укучы район территориясендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге, «Чайка», «Горьковец» лагерьларында ял итсә, икенчеләре, путевка юнәтеп, Кара диңгез буенда ял итүне кулай күрде. Республика лагерьларында ял итүчеләр дә бар. Җәйге ялы турында Акъегет урта мәктәбе укучылары менә нәрсәләр яза.

- Ниһаять, минем хыялым чынга ашты: быел мин «Сәләт-Болгар» лагерына ял итәргә бардым. Лагерьда нибары 8 көн ял итсәк тә, анда күргәннәрем, кичерешләрем гомер буена җитәрлек. Яңа дуслар таптым, яңа һөнәрләр үзләштердем, үземне кыю булырга өйрәттем, акыллы һәм мәгънәле сүз-фикерләр ишеттем.
Болгар җирендә күңелсезләнергә һич тә вакыт юк, чөнки анда бүтән атмосфера, кызыклы һәм сәләтле кешеләр. Көн саен яңадан-яңа ачышлар ясау, әйдәманнар, төркемдәшләр белән кызыклы уеннар уйнау, иртән иртүк тору, иртәнге зарядка, болар барысы да күңелгә дәрт өстәп, кәефне күтәреп тора.
Әйдәманнарның безгә, сәлкешләргә (димәк, сәләтле кешеләргә), булган җылы, дустанә мөнәсәбәте турында аерым әйтеп узарга кирәк. Болгар җиренә килеп җитү белән алар безне, шатланып, якын туганнарыдай каршы алды. Бу 8 көн эчендә, икенче әти-әни кебек, һәрвакытта да терәк булдылар, үз балаларыдай якын күрделәр. Әйдәманнар кирәк вакытта кырыс та, йомшак күңелле дә, ярдәмчел дә була беләләр.
Безнең төркемнең әйдәманнары Алсу апа белән Фирнат абый, төрле төбәкләрдән килгән 14 сәлкешне бергә җыеп, бер гаилә кебек тупладылар. Безнең төркемебезнең исеме «Болгар коймаклары» иде. Без бик тату яшәдек. Бергә һәм бердәм булдык. Шуның нәтиҗәсе буларак, беренче булып күчмә футболка безгә тапшырылды. Лагерьда шундый йола бар: көн саен үзен актив күрсәткән төркемгә футболка тапшырыла, шушы футболкага төркемдәге һәрбер сәлкеш үзенең имзасын куя.
«Сәләт-Болгар» лагерында бер генә көнне дә бушка үткәрмәдек, чөнки әйдәманнар яңадан-яңа уеннар табып торды. Ак мәчеткә, ипи пешерү заводына экскурсияләргә бардык. Һәр төркем әйдәманнарының шәмчек үткәрүе тагын да күңелле. Шәмчектә без көн дәвамында булган чаралар, турында уй-кичерешләребезне бер-беребезгә сөйли, көн буена башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый идек.
14 август көнне без изге чишмәсе белән дан тоткан Биләргә юл тоттык. Һәр көнне мастер-классларга йөрдек һәм, фестивальдә «Сәләт-Болгар» лагеры данын яклар өчен, тирләп-пешеп бию өйрәндек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, бию буенча без лаеклы рәвештә I урынны алдык. Безне барысы да аягүрә алкышлады. Иртәгесен лагерьга сәлкешләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аның белән очрашу үзе бер бәйрәм булды. Үзебезне кызыксындырган бик күп сораулар бирдек без Илбашына.
Фестивальнең ябылу тантанасы, һәрвакыттагыча, учак янында дәртле җырлар һәм тәмле сүзләр белән бергә үрелеп барды.
Әлмиева Ризәлә,
X сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X