Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Олы Якедә Кар кызы бәйгесе

Яке авылы халкы Кар кызы көнен "Мисс Кар кызы" бәйгесе белән билгеләп үтте. Мәдәният йортына җыелган халык 8 кыз арасыннан иң сөйкемле, сәләтле һәм зирәк Кар кызын сайлады. Ап-ак һәм зәңгәрсу бал күлмәкләреннән сәхнәгә чыккан кызлар берничә этаптан торган бәйгедә үз көчләрен сынадылар. "Әйдәгез, танышабыз", "Зирәкләр", "Остакул", "Талант иясе", "Убырлы...

Яке авылы халкы Кар кызы көнен "Мисс Кар кызы" бәйгесе белән билгеләп үтте. Мәдәният йортына җыелган халык 8 кыз арасыннан иң сөйкемле, сәләтле һәм зирәк Кар кызын сайлады. Ап-ак һәм зәңгәрсу бал күлмәкләреннән сәхнәгә чыккан кызлар берничә этаптан торган бәйгедә үз көчләрен сынадылар. "Әйдәгез, танышабыз", "Зирәкләр", "Остакул", "Талант иясе", "Убырлы биреме", "Модельләр" кебек конкурсларда һәр Кар кызының осталыгы бәйләнде. Мәкаль һәм табышмаклар әйтешүдә, - кызларның зирәклеге һәм тапкырлыгы, кул эшләрендә осталыклары күренде. Җыр һәм биюгә сәләтләрен дә, киләсе елда модада булачак уңайлы һәм зәвыклы киемнәрен дә жюри әгъзалары дөрес бәяләргә тырышты. Бәйге ахырында һәр катнашучы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Ә "Мисс Кар кызы" исеменә 2 сыйныф укучысы Гайнуллина Зәринә лаек дип табылды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бу кызыклы кичәдә шәһәр мәктәпләре укучылары да теләп катнашты.

Нурия Мостафина. Олы Яке

Рәмзия Мәҗитова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X