Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Нәни иңнәр күтәргән олы хезмәт

Космослар да яуламаган, фәнни эшләр дә якламаган гап-гади татар ханымы турында язасыбыз килә. Кәүсәрия апа Гыйсмәтуллинаны 5нче гимназиядә чисталыкны, пакьлекне саклаучы фәрештә дисәк тә, хата булмас. Ул җыештырган бүлмәләр, коридорлар, ул тәрбияләгән гөлләр һәрвакыт елмаеп-көлеп тора. Ул үзе дә кояш кебек. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, күркәм холыклы кеше. Кешенең...

Космослар да яуламаган, фәнни эшләр дә якламаган гап-гади татар ханымы турында язасыбыз килә.
Кәүсәрия апа Гыйсмәтуллинаны 5нче гимназиядә чисталыкны, пакьлекне саклаучы фәрештә дисәк тә, хата булмас. Ул җыештырган бүлмәләр, коридорлар, ул тәрбияләгән гөлләр һәрвакыт елмаеп-көлеп тора. Ул үзе дә кояш кебек. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, күркәм холыклы кеше.
Кешенең исеме җисеменә туры килә, диләр. Кәүсәрия апаның да исеме гарәпчәдән «бик кыйммәтле» дип тәрҗемә ителә. Әйе, чыннан да, гимназиябез өчен бик кирәкле кеше ул. Кечкенә генә, җыйнак гәүдәле, бөтерчек бу ханымның кулыннан килмәгән эш юк. Аш-су пешерү дисеңме, ремонт эшләрен башкару - яшьләргә, аналарча, якын күреп, акыллы киңәшләр бирү дисеңме - барысы да Кәүсәрия апа башкарган эшләр. Аның зарланганын да, кемнеңдер гозерен кире кагуын да ишетмәссең. «Ярар, эшләрбез, үтәрбез, булыр», - дип, сабыр гына җавап бирә ул.
Гомер йомганын сүтә торгач, гимназиядә эшли башлавына да 15 ел үтеп киткән. Бу көннәрдә Кәүсәрия апаның тормышына да, хезмәтендә дә ике бишле куяр чак җиткән икән. Ә бишле куярга сәбәпләр күп: гимназиядә хөрмәт казанган хезмәткәр, Гомәр абыйның яраткан хәләл җефете, ике баласына кадерле әни, өч оныгына сөекле дәү әни ул.
Зөлфирә Сәлахова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X