Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Әниләр көнендә дә очрашырбыз

Элгәрерәк елларда оешмалар үзләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне чакырып, бүләкләр биреп, чәй әзерләп, кунак итеш бар иде. Бүгенге көндә, акча юклыкка, кризиска сылтап, шушы матур гадәт онытылып бара. Тик шулай да мәдәният йортлары, китапханәләр Өлкәннәр көнен ел да билгеләп үтәргә, аларга хөрмәт йөзеннән төрле кызыклы очрашулар уздырырга тырыша. Шушы...

Элгәрерәк елларда оешмалар үзләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне чакырып, бүләкләр биреп, чәй әзерләп, кунак итеш бар иде. Бүгенге көндә, акча юклыкка, кризиска сылтап, шушы матур гадәт онытылып бара.

Тик шулай да мәдәният йортлары, китапханәләр Өлкәннәр көнен ел да билгеләп үтәргә, аларга хөрмәт йөзеннән төрле кызыклы очрашулар уздырырга тырыша. Шушы көннәрдә авыл китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан «Гомер көзегез гел кояшлы булсын!» дип аталган очрашу кичәсе узды. Олы яшьтәге кешенең бер җылы сүзгә, аз гына игътибарга да күңеле була, бигрәк тә алар ялгыз яшәүчеләр булса. Очрашуга җыелган ветераннарыбызның бер-берсе белән күрешеп сөйләшүләре, халкыбызның моңлы җырларын сузып, яшьлекләренә кайтуын, шигырьләр укуы, аларның эчке дөньяларының никадәр бай, күңелләренең никадәр саф, яшәүгә өметләре сүнмәвен күрсәтте. Китапханәдә уза торган төрле чараларда өлкәннәрнең зур теләк белән катнашуында авылыбызның ветераннар советы рәисе Флера Кәрим кызы Мусинаның да өлеше зур. Ул аларны бергә җыеп, хәлләрен белешеп, оештыру эшләре белән җитәкчелек итә. Китапханәче кызлар да аңа бик рәхмәтле: безнең белән гел элемтәдә торып, ярдәм итә, диләр.
Шушы очрашуда өлкәннәребезнең күңелләре күтәрелеп, авырулары онытылып торды. Саубуллашыр алдыннан, исән-имин булып, Аллаһ боерса, Әниләр көнендә дә очрашырбыз, диеп, теләк белдерделәр.
Р.Минһаҗ.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250