Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Әниебезнең хыялын чынга ашырдык

Әнием Рәшидә Вилданованың тормышы бик гыйбрәтле. Акъегет авылында заманасы өчен шактый хәлле кеше гаиләсендә туа ул. Әти-әнисе, абыйлары аны бик үсендерә, иркәли. Мәктәптә иң яхшы укучы, активистка була ул. Авыр сугыш елларын күз яшьләрсез искә ала алмый. Яшүсмер вакытында сугыш елларында Яшел Үзән заводларының берсендә эшли. Укытучы булырга хыялланса да,...

Әнием Рәшидә Вилданованың тормышы бик гыйбрәтле. Акъегет авылында заманасы өчен шактый хәлле кеше гаиләсендә туа ул. Әти-әнисе, абыйлары аны бик үсендерә, иркәли. Мәктәптә иң яхшы укучы, активистка була ул.
Авыр сугыш елларын күз яшьләрсез искә ала алмый. Яшүсмер вакытында сугыш елларында Яшел Үзән заводларының берсендә эшли. Укытучы булырга хыялланса да, тормыш икенче һөнәрне сайлап куйган була: хисапчы. Әти белән танышып өйләнешкәч, декабрист хатыннары сыман, әти артыннан Кыргызстанга китә. Әтиебезне, югары белемле яшь белгеч буларак, ташкүмер шахтасына эшкә җибәрәләр. Әни шунда ук хәрби коткару частенә хисапчы булып урнаша һәм бөтен хезмәт еллары буе ирләр белән командалык итә. Бик җитди авыр эшендә юмор хисенең бай булуы ярап куя.
Әтиебез белән 50 елдан артык яшәп, дүрт кыз үстерделәр. Дүртебез дә әниебезнең тормышка ашмый калган хыялын чынга ашырдык: укытучы булдык.
Безгә, дүрт кызга, әниебез һәм әтиебез тормышы тугрылык символы булып тора. Әтиебез, инсульттан соң, урын өстендә ятканда әниебез аның яныннан бер адым да читкә китмәде. Мондый авыруны тәрбияләүнең никадәр авыр икәнлеген белүчеләр шактыйдыр. Шушы 3 ел эчендә әни бик картайды. Әтине җирләгәч, дөньяда яшәүнең ямен тапмый башлады.
Кыргызстанда 52 ел яшәгәннән соң, әниебез туган ягына кайтып төпләнде. Казанда яшәсә дә, туган авылы Акъегеткә еш кайтып йөри. Аны барысы да таный, шатланып каршы ала, хөрмәт итеп озатып кала. Хәзер «Яшел Үзән» һәм «Шәһри Казан» газеталарының «шаттан тыш хәбәрчесе» дип атарга була. Ул бу газеталарны ярата һәм төрледән-төрле мәкаләләр язып тора. Сугыш чорында чыныккан кеше шул: нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк аңа. 4 кызы гына түгел, 9 оныгы, 6 оныгының баласы да аның киңәшләрен тотып яшәргә тырышабыз. Менә шундый ул безнең тынгы белмәс әниебез!
Луиза Вилданова,
Казан нефтехимия колледжының директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев