Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Музей – тәрбия урыны ул

Безнең мәктәптә 1992 елда нигез салынган музей уңышлы гына эшләп килә. Ул туган төбәгебезнең, авылыбызның тарихи-мәдәни мирасын саклауга ярдәм итү, укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту белән беррәттән, музейда тупланган экспонатлар бала күңелендә рухи-әхлакый сыйфатларны формалаштыруга, аларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе тәрбияләүгә бик тә булыша. Без, укучылар, музей эшчәнлегендә катнашуыбыз белән горурланабыз, чөнки...

Безнең мәктәптә 1992 елда нигез салынган музей уңышлы гына эшләп килә.
Ул туган төбәгебезнең, авылыбызның тарихи-мәдәни мирасын саклауга ярдәм итү, укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту белән беррәттән, музейда тупланган экспонатлар бала күңелендә рухи-әхлакый сыйфатларны формалаштыруга, аларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе тәрбияләүгә бик тә булыша.
Без, укучылар, музей эшчәнлегендә катнашуыбыз белән горурланабыз, чөнки бу эшкә үз өлешебезне кертәбез. Музей эшчәнлегенең бер юнәлеше - авылда яшәгән борынгы әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен өйрәнү. Музейда милли киемнәр; татар халкының көнкүреш әйберләре; сәнгатьле чигү, тегү; төрле эш кораллары экспозициясе эшли. Без өлкән кеше-ләрнең истәлекләрен язып алабыз, борынгы бабаларыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез. Тупланган барлык материал системалаштырыла һәм музейда саклана. Укучылар җыйган һәм музей фондында тупланган эзләнү-тикшеренү материаллары фәнни-практик конференцияләрдә, тематик кичәләрдә, викториналарда, зирәкләр, тапкырлар клубында һәм шулай ук тарих, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыла.
Музей каршында «Халкымның үткәне һәм киләчәге» исемле түгәрәк уңышлы эшләп килә. Эзләнү эшләренең тематикасын, эчтәлеген без укытучыбыз, түгәрәк җитәкчебез Эльвира Васильевна Бачкова белән билгелибез. Музей эшен алып баруда экскурсоводлар булыша. Музей эшчәнлеге белән «Татарстан - Яңа гасыр» каналының «Хәерле иртә!» тапшыруы аша республика телевизор караучыларын да таныштырдык. Бергәләп оештырган «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Сабантуй», «Аулак өй», «Каз өмәсе» кебек бәйрәмнәр мәктәп укучыларын гына түгел, хәтта авыл халкын да үзенә тарта.
Закирова Зәринә,
Әйшә урта мәктәбенең
VIII сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев