Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Моңсу көзнең күңелле мизгелләре

Моңсу көзнең күңелле мизгелләре байтак. Шуларның берсе - Өлкәннәр көне. Бу көнне Бакырчы мәктәбе укытучылары, өлкән укытучыларны бергә җыеп, күңелле бәйрәм оештыра. Әле менә быел тагын бер күңелле чарада катнашырга насыйп булды. Норлат мәдәният йорты директоры Шәүкәт Миңнуллин җитәкчелегендә хезмәткәрләр, элек мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне җыеп, бәйрәм...

Моңсу көзнең күңелле мизгелләре байтак. Шуларның берсе - Өлкәннәр көне. Бу көнне Бакырчы мәктәбе укытучылары, өлкән укытучыларны бергә җыеп, күңелле бәйрәм оештыра. Әле менә быел тагын бер күңелле чарада катнашырга насыйп булды. Норлат мәдәният йорты директоры Шәүкәт Миңнуллин җитәкчелегендә хезмәткәрләр, элек мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне җыеп, бәйрәм ясады. Клуб мөдирләре 25әр, 30ар ел бергә эшләгән хезмәттәшләре белән очрашып, хезмәт елларын искә алып утырды. Ул Шәүкәт энемә шаклар катып утыручы мин генә булмадым. Бигрәк оста, җор телле, юморга бай икән ул. Моңлы тавышы белән җырлап та җибәрсә тагын! Ул егеткә нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, аз кебек.
Милләтебез, телебез бетә, дибез. Мондый оештыручылар булганда телебез дә, моңыбыз да югалмас.
Үзебезнең авыл клубы мөдиренә дә рәхмәтем чиксез. Шундый матур концерт күрсәттеләр. Миләүшә Сәлахиеваның җыр-биюләр башкаруын күрмәгән идем. Чын артистларча җырлый икән. Башкорт биюен дә бик матур башкарды. Кыскасы, барысына да рәхмәт.
Мәгъсүмә Шаһиева.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X