Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Мөнәҗәт җанга рәхәтлек бирә

Татар Танаенда эшләүче мәчет һәм мәдәният йортының бер генә дини бәйрәмнәрне дә игътибарсыз калдырганы юк. Әле генә Мәүлет бәйрәме узган булса, 8 Март бәйрәме алдыннан мәдәният йортына урта яшьтәге ханымнар җыелды. Сания апа Вәлиуллина теләге белән оештырылган мөнәҗәтләр кичәсен уздыруда мәдәният йорты мөдире Илфат Сәйфуллинның, Миләүшә Акмалова һәм Гөлнур Бикзиннурованың...

Татар Танаенда эшләүче мәчет һәм мәдәният йортының бер генә дини бәйрәмнәрне дә игътибарсыз калдырганы юк.
Әле генә Мәүлет бәйрәме узган булса, 8 Март бәйрәме алдыннан мәдәният йортына урта яшьтәге ханымнар җыелды. Сания апа Вәлиуллина теләге белән оештырылган мөнәҗәтләр кичәсен уздыруда мәдәният йорты мөдире Илфат Сәйфуллинның, Миләүшә Акмалова һәм Гөлнур Бикзиннурованың тырышлыгы зур булды.
83 яшьлек Мөслимә Әхмәтгәрәй кызы сирәк яңгырый торган мөнәҗәтләр әйтте. Мөнәҗәт уку ул җырлау гына түгел, ул сәләт барлык кешегә дә бирелми. Ә менә Мөслимә апага андый талант бирелгән. Шундый ук мөнәҗәтчеләр Хәлимә апа Гарипова, Фәния Хуҗиналар чыгышын барысы да ошатты. Фәрдегалия Уразова исә үзе язган шигырьләрен укып, безне сокландырды. Айсылу Җәммәтова - вәгазьләр, ә Роза Хөсәенова кыйссалар сөйләде. Боларның барысын да тыңлап утыру җанга рәхәтлек бирде. Барысы да сокланып утырды. Бер яктан авылдашларыбызның шундый талантлы булуына соклансак, икенчедән, мондый гыйбрәтле сүзләрне тыңлау безгә бик кирәк.
Тәм-томнар белән тулы өстәл артында, узган гасырдагы җырларны искә төшереп, җырлашып та алдылар. Тавышлары моңлы, күңелләре якты минем авылдашларымның.
Йолдыз Шакирова,
КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X