Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Матурлык ничек туа?

Кыш уртасында да лалә чәчәкләре үсеп утырган тәрәзәләргә күз салмыйча мөмкин түгел. Бәлки, моңа шаккатыр­га да кирәкмидер, чөнки йорт хуҗасы һөнәре буенча җир белгече, агроном бит. Әлфирә Хәмидова - Себер кызы. Ул Омск өлкәсе Тәвриз районы Ташяткан дигән авылдан. Әлфирә Омск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, үзләре ягындагы колхозда - агроном,...

Кыш уртасында да лалә чәчәкләре үсеп утырган тәрәзәләргә күз салмыйча мөмкин түгел. Бәлки, моңа шаккатыр­га да кирәкмидер, чөнки йорт хуҗасы һөнәре буенча җир белгече, агроном бит.
Әлфирә Хәмидова - Себер кызы. Ул Омск өлкәсе Тәвриз районы Ташяткан дигән авылдан. Әлфирә Омск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, үзләре ягындагы колхозда - агроном, район авыл хуҗалыгы идарәсендә белгеч булып эшли, аннан дүрт ел авыл хуҗалыгы көллиятендә студентларга җир фәнен өйрәтә.
Җан тартмаса да, кан тарта, күрәмсең, кызда әби-бабайларының туып үскән якларын күрү теләге көчле була (ә алар Кукмара һәм Тәтеш районнарыннан була), Татарстанга кайта.
«Норлат» совхозында җиде елга якын агроном булып эшли. Яшь, энергияле белгечнең уңышларын күреп, Авыл хуҗалыгы министрлыгы мактау кәгазе белән бүләкли, югары күрсәткечләргә ирешкән Әлфирә ханымны районда да күреп алалар һәм ул егерме елга якын Республика үсемлекләр саклау станциясенең Яшел Үзән диагностика бүлегендә мөдир булып эшли.
Авылыбызның җәмәгать эшләрендә актив катнаша, районда узган «Ел хатын-кызы» бәйгесендә катнашып, «Хатын-кыз - ана» номинациясендә җиңү яулады. Солдат аналары клубының рәисе булды, мәктәптә узган һөнәр сайлау буенча очрашуларда актив катнашты. Күп укыган күп белә, диләр. Әлфирә ханым да тарихи китаплар укырга ярата, үзе дә күп белә.
Әле лаеклы ялга чыккач та, Косякау мәктәбенә балаларга белем бирергә, биология, татар теле, рәсем дәресләре укытырга йөрде.
Нәкъ менә рәсем ясарга осталыгы бүгенге шөгыленә ярдәм итә. Матур җепләр белән ул, төрле кошлар, күбәләкләр бәйләп, дусларына, туганнарына бүләк итә.
Өч баласына әни, җиде оныгына дәү әни булган Әлфирә Хәмидова кебек, матурлыкны күрә белгән, сәнгатьне яратучы кеше генә матурлык тудырырга сәләтле.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев