Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Әллә ничә елга яшәрдек

Хат язарга кечкенәдән яратып бе­термәсәм дә, 60 яше­мә җиткәндә язарга булым әле. Гомер узып бара, яшьлек артта, күңелдә - моңсулык. Менә шул моң­су-сагышларны аз­­рак булса да, Карашәм клубында узган ки­чәләр таратып җи­бә­рә. Нәрсәсен яше­реп торырга ин­­де: авылда күбесенчә, шул безнең кебек «яшьләр» генә яши бит. Аларның да күңелле яшисе килә....

Хат язарга кечкенәдән яратып бе­термәсәм дә, 60 яше­мә җиткәндә язарга булым әле. Гомер узып бара, яшьлек артта, күңелдә - моңсулык. Менә шул моң­су-сагышларны аз­­рак булса да, Карашәм клубында узган ки­чәләр таратып җи­бә­рә. Нәрсәсен яше­реп торырга ин­­де: авылда күбесенчә, шул безнең кебек «яшьләр» генә яши бит. Аларның да күңелле яшисе килә.
Март аенда уздырылган «Ягез әле, ханымнар!» кичәсе тәэ­­сирендә йөрибез әле. Ике командага да авылның иң бул­­ган, иң уңган ханымнары тупланды. Светлана белән Зөлфия командалары ара­сындагы ярышта, әлбәттә ин­­­де, дуслык җиңде. Бәйгедән соң ретро-җырлар башланды. Фәһимә, Мәдинә, Миләүшә һәм Фәния, Фәүзия рәхәтләнеп үз чорлары җырларын башкарды.
Җыр бәйгесе табын артында дәвам итте. Ә табын сый-нигъ­мәтләр белән тулы. Шулай эшләп йөргән чак­ларны искә алып, мәзәк хәлләр турында сөйләшеп, вакыт узганны сизми дә калдык: өйгә кайтыр вакыт та җиткән бит. Бер кич кенә булса да, йөрәкләр ял итеп торды, әллә ничә елга яшәреп киткән кебек булдык. Карашәм клубы хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Илһамия Хәлиуллина.
Карашәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев