Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Күңелләрендә аларның – иман нуры

Динле кеше иманлы, тәртипле кеше булып санала. Алар Аллаһ Тәгаләгә чын күңелләреннән ышанып, инанып, аның хакына дип намазын, уразасын калдырмый һәм дин кануннары буенча яшәргә тырыша. Динебезне күтәрүгә багышланган һәр чара мәгърифәтле кешеләр санын гына арттырып калмый, ә яшь буынның да аңын сафландыра һәм баета. Менә шулай 3 мартта Яшел...

Динле кеше иманлы, тәртипле кеше булып санала. Алар Аллаһ Тәгаләгә чын күңелләреннән ышанып, инанып, аның хакына дип намазын, уразасын калдырмый һәм дин кануннары буенча яшәргә тырыша. Динебезне күтәрүгә багышланган һәр чара мәгърифәтле кешеләр санын гына арттырып калмый, ә яшь буынның да аңын сафландыра һәм баета.
Менә шулай 3 мартта Яшел Үзән шәһәр мәдрәсәсендә беренче тапкыр балалар арасында намаз укучылар бәйгесе оештырылды. Анда шәһәрнең 1, 7, 14, 16нчы, Обсерватория һәм Олы Ачасыр авылы, Васильево бистәсе мәктәпләреннән 40ка якын бала катнашты. Мәртәбәле жюри (составында Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Илдар хәзрәт Гатауллин, Рәвилә Закирова, Тәнзилә Әхмәтҗанова иде) аларның җавапларын бәяләп торды. Катнашучылар бәйгедә билетлар буенча сыналды. Билет сораулары арасында, мәсәлән, Госел фарызлары ничә һәм ниндиләр? Ахшам намазының фаразын укып күрсәт? Ничек итеп намаз укырга, тәһарәт алырга һәм башкалар бар иде.
Оештыручылар мондый бәйгенең беренче тапкыр оештырылуы сәбәпле, бу юлы урыннар билгеләмәскә булды. Ә бәйгедә катнашучылар үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, билет сорауларына төгәл җаваплар биреп, жюри әгъзаларын сөендерде алар. Димәк, киләсе елда да булыр мондый бәйге һәм җиңүчеләр дә башкача билгеләнер. Әлбәттә, мондый файдалы чарага ярдәм итәргә теләк белдергән иганәчеләр табылса. Алары да табылыр Аллаһ теләсә, чөнки безнең халык арасында җылы куллы кешеләр һәрчак булып тора. Юмарт эшмәкәрләр турында әйтеп тә торасы юк. Бу чарага да «Җиһазлар кибете» директоры Фәймә Закирова һәм «Березка» кибете директоры Рузилә Тимергалиева ярдәм кулы сузган.
Бәйге нәтиҗәләренә карасаң, Олы Ачасыр авылыннан балалар бик әзерлекле килгән. Аларны авылның имамы Габбас хәзрәт Вәлиуллин үзе әзерләп алып та килгән. Бигрәк тә Гыйззәтуллин Фарис аерылып торды. 16нчы мәктәптән Хәйруллина Алия сорауларга матур җаваплар тапкан. Шушы ук мәктәптән Гәрәев Азат та осталыгы белән аерылып торды. 7нче мәктәптән исә балалар һәрчак әзерлекле килә, мәдрәсә чараларында актив катнаша. Катнашучылар барчасы да билгеләнеп, берсе дә моннан бүләксез китмәде. Соңыннан барысы да чәй табыны артында җыелышып, уңышлары белән уртаклашты, сөйләшеп, әңгәмә корып утырды. Шулай итеп, беренче коймак төерле була дип әйтсәләр дә, беренче тапкыр уздырылган намаз укучылар бәйгесенә бу сүзләр ярашмады. Бик әйбәт узды бу чара. Хәзер күңелләренә дин кануннары кереп утырган яшь буын үзен апрельдә - узачак Коръән укучылар бәйгесендә сынап караячак. Уңышлар телик аларга.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев