Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Күңеллелек үзебездән тора

Яз айлары җитү белән күңел җилкенә башлый, яшәү дәрте арта, мәхәббәт өстәлә. Әмма быел кышның бер дә китәсе килмәде бит. Язны тизрәк китерү теләге белән, соң булса да, уң булсын дигәндәй, без дә Нәүрүз үткәрдек. Авыл халкы мәдәният йорты янына җыелды. Карлар тизрәк эреп бетсен, дигән теләк белән карачкы яндырдык,...

Яз айлары җитү белән күңел җилкенә башлый, яшәү дәрте арта, мәхәббәт өстәлә. Әмма быел кышның бер дә китәсе килмәде бит. Язны тизрәк китерү теләге белән, соң булса да, уң булсын дигәндәй, без дә Нәүрүз үткәрдек. Авыл халкы мәдәният йорты янына җыелды. Карлар тизрәк эреп бетсен, дигән теләк белән карачкы яндырдык, халык кул чабып торды. Карачкы янып беткәч, халык мәдәният йортына ашыкты. Анда аларны кайнап торган самоварлар, өстәл тулы тәм-том һәм кайнар коймак көтә иде. Коймактан авыз иткәч, тамашачыларга концерт күрсәтелде. Гөлчәчәк Ибраһимова, Эльвина Галиева, Айсылу Хисмәтуллина, Рәнис Зарипов, Айнур Галиевларның чыгышы барысына да ошады. Соңыннан уеннар булды. Уеннарда исә Фәвия апа Мохтарова, Венера Бикмуллина, Гөлүсә Шәйхетдинова, Руслан Мөхәммәтҗанов, Айнур Галиев, Рөстәм Хәбибуллин, Салават Хәйретдинов үзләрен барысыннан да җитезрәк итеп күрсәтте.
Шушы чарада катнашучыларга, бәйрәмне күңелле итүчеләргә рәхмәт.
Таһирә Хәбибуллина,
Уразлы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев