Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Җизни аты

Безнең Норлат авылында Хәлил Гыйбадуллин атлы бик абруйлы хезмәт ветераны яши. 86 яшьтә булса да, үзен 50 яшьлек ирләр кебек хис итә. Авыру-чирне, ару-талуны белми, актив тормыш алып бара, көн саен мәчеткә йөри. Хәлил абый үз заманында күп җирләрдә булган, күпне күргән. Үзенең бай тормыш тәҗрибәсен безнең белән дә уртаклаша....

Безнең Норлат авылында Хәлил Гыйбадуллин атлы бик абруйлы хезмәт ветераны яши. 86 яшьтә булса да, үзен 50 яшьлек ирләр кебек хис итә. Авыру-чирне, ару-талуны белми, актив тормыш алып бара, көн саен мәчеткә йөри.

Хәлил абый үз заманында күп җирләрдә булган, күпне күргән. Үзенең бай тормыш тәҗрибәсен безнең белән дә уртаклаша. Бигрәк тә балачак хатирәләрен сагынып искә ала ул.
Моннан 74 ел элек, ягъни 1938 елда 12 яшьлек Хәлил Танай авылына апаларына кунакка бара. Кунакка бару сабан туе хөрмәтенә була. Кызганычка каршы Хәлил абыйның яраткан җизнәсе берничә ел элек вафат була. Җизнәсенең яхшы токымлы чабышкы аты була. Җизни булмагач, Танай сабан туена атны беркем дә алып чыкмый.
Иртәгесен күрше Мамадыш-Әкил авылында сабан туе. Ул чактагы гадәт буенча кешеләр җигүле атларга утырып гармунга кушылып, җырлап, күрше авылга сабан туена баралар. Бу хәлне сизенгән ат ишегалдында әрле-бирле йөренә башлый, капкага карап кешни. Моны күреп, күршеләре хуҗабикәгә киңәш бирә: «Тилмертмә инде хайванны, әнә кунак җегет атланып әйләнеп кайтсын, шуның белән күңеле була аның!» - диләр. Апасы Хәлилгә: «Бар, энем, әйләнеп кайт, түлке Мамадышка бара күрмә», - ди. Малай-шалайга шул гына кирәк тә инде. Хәлил атка атланып чыгып китә. Күпме генә тезгенне тарткаламасын, ат малайны тыңламый, туп-туры Мамадышка китә. Хәлил атны борырга тартып карый, әмма көче җитми, ат малайга усал итеп карый һәм яны белән бара. «Тик кенә утыр, малай актыгы, кая барасын үзем беләм мин», - дип ишетелә аның кешнәве.
Сабан туе ат чабышы белән башлана, башка атларга ияреп, җизни аты да китә. Атларны тезүче кеше Хәлилне башкалардан 15 метр артка бастыра һәм «Син, энекәш, монда буталып йөрмә!» - дип кисәтә. Менә сигнал яңгырый, җизни аты алга ыргыла. Чабышта атлар күп була. Ярты юлда Хәлил аларның күбесен узып китә. Берәү әрләнүдән малайның аркасына камчы белән суга. Ул җылап җибәрә, әмма, бәхетенә, аттан егылып төшми. Малайның күзләренә яшь тула, колакларында җил сызгыра, ат ялына ябыша, берни күрми. Килеп җитәргә ярты чакрым калганда җизни аты барын да узып китә һәм финишка беренче булып килә. Комиссия әгъзалары аптырап кала, кайдан килеп чыкты бу кечкенә малай? Атлар тезүчедән: «Бу малай ярышта катнаштымы?» - дип сорыйлар. «Катнашты. Мин аны 15 м артка бастырган идем!» - ди тезүче. Барсын да шаккатырып, 12 яшьлек малай I урынны ала. Атка - камыт белән дуга, ә Хәлил абыйга кием тегәргә материя бирәләр.
Бу вакыйга Хәлил абыйның күңелендә уелып калган иң кадерле сәхифә булып саклана.
Фәрит Шәрәфиев.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев