Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Җирне ямьгә төреп, кар ява

Кар яуганга, бөтен тишек-тошыкларны тутырып буран котырганга, бер дә кайгырмыйм мин. Кар яуса, җиргә муллык ява дип, сөенәм. Басу-кырларга, көздән чәчелеп калган уҗымнарга да, яз көне чәчеләсе игеннәргә дә, бәрәңге бакчаларына да дым бик кирәк. Туфракта дым җитәрлек күләмдә булса, басуларда уңыш та әйбәт була, димәк, табыннарыбыз да мул була...

Кар яуганга, бөтен тишек-тошыкларны тутырып буран котырганга, бер дә кайгырмыйм мин. Кар яуса, җиргә муллык ява дип, сөенәм. Басу-кырларга, көздән чәчелеп калган уҗымнарга да, яз көне чәчеләсе игеннәргә дә, бәрәңге бакчаларына да дым бик кирәк. Туфракта дым җитәрлек күләмдә булса, басуларда уңыш та әйбәт була, димәк, табыннарыбыз да мул була дигән сүз бит ул.
Хәзерге техника заманында кар яву куркытмый. Кар күп яуган 21-22 гыйнвар көннәрендә Уразлыда зур булмаган урамыбызны трактор 3 мәртәбә чистартып китте. Теләсә нинди җиңел машина рәхәтләнеп йөри ала. Урамнарны кардан чистарткан өчен, акча түли торганнардыр анысы, әмма урам чиста булгач, безгә, өлкән яшьтәгеләргә, бик күңелле. Димәк, тормыш үз җае белән дәвам итә.
Урамнарыбызны чистартып, тәртиптә тоткан барлык җаваплы җитәкчеләргә, аерым алганда, Олы Яке авыл җирлегенә бик рәхмәтлебез. Эшләре рухи канәгатьләнү китерсен. Һәркайсы сау-сәламәт булсын.
Наҗия Әхмәдуллина,
Олы Яке авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X