Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Инженер – чын ирләр һөнәре

Дөньяда нинди генә һөнәр юк, үзеңә туры килгәнне сайлап алырга гына кирәк. Экономистлар һәм юристлар иң популяр профессия булып исәпләнә. Ә менә инженер һөнәрен сайлаучылар сирәк. Авыл җирендә аларны бармак белән генә санарлык. Норлат МПП ЖКХсында эшләүче Әмир Әнвәр улы Нигъмәтуллин әнә шундый һөнәрне гомерлек юлдашы иткән. Казан шәһәрендә хезмәтендә...

Дөньяда нинди генә һөнәр юк, үзеңә туры килгәнне сайлап алырга гына кирәк. Экономистлар һәм юристлар иң популяр профессия булып исәпләнә. Ә менә инженер һөнәрен сайлаучылар сирәк. Авыл җирендә аларны бармак белән генә санарлык.

Норлат МПП ЖКХсында эшләүче Әмир Әнвәр улы Нигъмәтуллин әнә шундый һөнәрне гомерлек юлдашы иткән. Казан шәһәрендә хезмәтендә зур уңышларга ирешсә дә, күңеле авыл җиренә тарта аны. Норлат авылында «Сельхозтехника» оешмасында озак еллар сайлаган белгечлеге буенча эшли: 23 ел бер предприятиедә хезмәт итә.
Норлат МПП ЖКХсында баш инженер булып эшли башлавына да дистә елдан артып киткән икән инде. Яратып, булсынга дип эшли ул эшендә. Без аны, үзара хөрмәт итеп, «аяклы энциклопедия» дип йөртәбез, чөнки, нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, җавап бирмичә калмый. Белмәгәне юк аның! Әмир Әнвәровичны коллективыбызда һәркем хөрмәт итә. Безнең хезмәттән файдаланучылар коллективыбыз эшеннән канәгать икән, монда Әмир абыйның да өлеше зур.
Алия Сабанчеева.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X