Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Хуш килдең, Нәүрүз!

Бизәлгән кыңгыраулы атларга утырган балалар авыл халкын бәйрәмгә өндәп йөрде: Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бәйрәм борынгы бабаларыбыздан күчеп килгән җыр-биюләр белән үрелеп барды. Язның беренче кунаклары - каргалар бәйрәмгә ямь өстәде. Мәдәният йортында дәртле җырларны, күңелле уеннарны ишетеп, ишәгенә атланып, Хуҗа Насретдин да килгән иде. Ул мәзәкләр сөйләде, матур итеп биеп...

Бизәлгән кыңгыраулы атларга утырган балалар авыл халкын бәйрәмгә өндәп йөрде: Нәүрүз килә, Нәүрүз! Бәйрәм борынгы бабаларыбыздан күчеп килгән җыр-биюләр белән үрелеп барды. Язның беренче кунаклары - каргалар бәйрәмгә ямь өстәде. Мәдәният йортында дәртле җырларны, күңелле уеннарны ишетеп, ишәгенә атланып, Хуҗа Насретдин да килгән иде. Ул мәзәкләр сөйләде, матур итеп биеп тә алды. Кыш бабай үзенең урынын бер дә Нәүрүзбикәгә бирәсе килмәде. Алар арасында бик озак тартыш барды. Ә шулай да Нәүрүзбикә, Кыш бабайның шартларын үтәп, биләмәләрне үз кулына алды. Бәйрәм-тамаша, һәр елдагыча, Карга боткасы һәм кайнар коймак белән сыйланып тәмамланды.
Гөлнур Бикзиннурова.
Татар Танае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев