Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Хат ташучы Дилбәр

Безнең татарда уңган-булган хатыннар күп. Менә авылдашыбыз Дилбәр Әхмәтованы гына алыйк. Уразлыда хат ташучы булып эшли ул. Кышкы бураннарда, язгы-көзге пычракларда урамда Дилбәр булыр. Газета-журналлар тутырган зур сумкасын асып, почта тартмаларына аларны таратып йөри. Әле ул гына түгел бит аның эше. Халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итә, квитанцияләрне вакытында...

Безнең татарда уңган-булган хатыннар күп. Менә авылдашыбыз Дилбәр Әхмәтованы гына алыйк.
Уразлыда хат ташучы булып эшли ул. Кышкы бураннарда, язгы-көзге пычракларда урамда Дилбәр булыр. Газета-журналлар тутырган зур сумкасын асып, почта тартмаларына аларны таратып йөри. Әле ул гына түгел бит аның эше. Халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итә, квитанцияләрне вакытында кайтарып бирә. Дилбәребез акрын гына сөйләшеп, кирәклесен ачык, аңлаешлы итеп аңлатып бирә. Бервакытта да ару-талудан зарланмас. Әле бит өендә дә эш күп. Ике баланы тәрбияләргә, зур йортны алып барырга, терлек карарга да өлгерергә кирәк. Барысына да өлгерә ул, күз генә тимәсен.
Арган чаклары юк түгел, бардыр, чөнки күрше Үтәнгештә дә, Никольскийда да почта тарата.
Без аңа җиңел булмаган хезмәтендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
Уразлы авылы халкы исеменнән -
Таһирә Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X