Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Халыклар дуслыгы – Татарстанның иң зур байлыгы

Сөекле Татарстаныбызда дүрт миллионга якын кеше яши. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. халык вәкилләре дә бар. Татарстан халыклары үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларның киләчәккә омтылышлары, уй-хыяллары бер-берсенә охшаган кебек. Татар шагыйре Һади...

Сөекле Татарстаныбызда дүрт миллионга якын кеше яши. Күпчелеген татарлар һәм руслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һ.б. халык вәкилләре дә бар.
Татарстан халыклары үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларның киләчәккә омтылышлары, уй-хыяллары бер-берсенә охшаган кебек. Татар шагыйре Һади Такташ үзенең шигырендә:
«... нинди охшаганбыз,
Ничек охшаганбыз,
Бертуганнар дисәң,
Мин - Тамбовтан, ә син -
Казан артыннан;
Мин бер мишәр улы, кыргый үскән,
Ә син
Күрше чуваш халкыннан...», - дип язган.
Бөек Ватан сугышы елларында халыкларның дус яшәве илгә җиңү китерүгә зур өлеш кертте, шуңа күрә Җиңү көнен һәр елны бергәләп, тантаналы рәвештә билгеләп үтәбез.
Татар әдипләре үзләренең әсәрләрендә халыклар дуслыгы темасын даими яктырталар. Мәсәлән, Л.Ихсанова «Лачын кыз» әсәрендә халкыбызның каһарман кызы - Советлар Союзы Герое, очучы Мәгубә Сыртланованың дуслары арасында күптөрле милләт кешеләре булуы турында оста тасвирлаган. Башкалабыз Казанның бер урамы аның исеме белән аталган...
Республикабыз шәһәрләрендә, авылларында мәчетләр, чиркәүләр шактый күп. Аларның кайберләре янәшәдә генә урнашкан. Дини мәсьәләләрдә толерантлык сизелеп тора. Дини оешмалар үзара киңәшләшеп эшлиләр. «Киңәшле эш таркалмас», - дигән мәкаль бар халкыбызда, бу бик тә дөрес. Мәдрәсәләр, якшәмбе мәктәпләре уңышлы гына эшләп килә. Кайбер дини бәйрәмнәрне ял көне дип тә игълан итәләр җитәкчеләребез.
Татарстанда үзебезнең күпмилләтле халыкка гына түгел, чит илләрдән күчеп кайтучыларга да урын тар түгел. Мәктәбебездә Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Таҗикстаннан, Казакстаннан кайтып төпләнүче кешеләрнең балалары, оныклары укый. Алар белән бергәләшеп белем хәзинәләрен туплыйбыз, сыйныфтан тыш төрле чараларда катнашабыз, мәктәп данын яклап, спорт ярышларында чыгыш ясыйбыз, кыскасы, бик дус яшибез. Төрле милли бәйрәмнәрдә катнашабыз, болар безгә физик һәм рухи яктан ныгырга мөмкинлек бирә. «Май чабу», «Нәүрүз», «Сабан туе» бәйрәмнәрендә актив катнашабыз. Аларны үзебезнең мәктәп стадионында үткәрәбез. Төрле милләт вәкилләре үзләренең җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен, осталыкларын күрсәтәләр. Бәйрәмнәр бик күңелле үтә, җиңүчеләргә бүләкләр бирәләр, монысы икеләтә куанычлы!
Былтыр әнием сабакташлары белән очрашуга Санкт-Петербург шәһәренә барган иде. Анда ерак җирләрдән төрле милләт вәкилләре җыелган. Урта Азия илләреннән генә түгел, хәтта Германиядән дә очрашуга килгәннәр. Күпме еллар үтсә дә, дуслыклары, үзара хөрмәт итешүләре кимемәгән, киресенчә, ныгый гына барган. Болар барысы да кешеләргә яшәү дәрте өсти, яңа үрләр яуларга көч бирә, юкка гына халкыбыз: «Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле», - димәгән!
Минем дә дусларым бар. Алар белән бергә файдалы эшләр башкарабыз, ярдәмләшеп яшибез. Дуслар булганда барлык авырлыклар җиңеләя, ничектер, үзеңне көчлерәк сизәсең. Дуслар белән уртак тел табу миңа бик җиңел, чөнки алар - мине, мин аларны ярты сүздән үк аңлыйм... Анапада ял иткәндә руслар, якутлар, ненецлар белән дуслашкан идем, хәтта яһүд милләтеннән дә берәү бар иде. Хәзер дә сирәк кенә булса да аралашабыз...
Татарстан Җөмһүрияте дә халыклар дуслыгы турында даими кайгыртып яши. Казан шәһәрендә «Халыклар дуслыгы йорты» 2012 елның көзендә эшли башлады. Ул - Россия Федерациясендәге иң матур һәм иң зур дуслык йорты. Анда республикабыздагы милли-мәдәни оешмалар өчен уңайлы шартлар тудырылган. 300 кешелек концерт залы, 75 кешелек конференцияләр залы, 25 кешелек сөйләшүләр бүлмәсе һәм, безнең өчен горурлык булырдай, мәгълүмат үзәге бар. Башка халыклар белән беррәттән, дуслык йортында татар халкы турында шактый зур күләмле мәгълүмат белән танышып була.
Быел, ягъни 2013 елда, Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә Универсиада узачак. Республикабыз җитәкчеләре тарафыннан бу халыкара вакыйгага (спорт бәйрәменә) киң колач белән әзерлек эшләре бара. Башкалабыз көннән-көн матурлана, чөнки күп илләрдә килгән төрле милләт кешеләренә (кунакларга) үзебезнең асыл сыйфатларыбызны, кунакчыллыгыбызны, дустанә хөр яшәвебезне күрсәтергә тиешбез. Татар иленә һәрчак рәхим итсеннәр!
Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң әйбәте. Шундый тыныч, матур, бай Татарстаныбызда яшәвем белән мин чиксез горурланам!
Галиуллин Эмиль,
«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Обсерватория урта гомуми белем мәктәбе» бюджет муниципаль белем учреждениесенең XI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев