Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Гүзәл затлар хөрмәтенә

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Горький исемендәге мәдәният сараенда предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә җаваплы вазыйфаларны башкаручы гүзәл затларны хөрмәтләү тантанасы булды. Казанның сәхнә осталары чыгышларын, Горький исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче «Орфей» хореография коллективы биюләрен, тамаша узган елдагы сценарий буенча әзерләнгән булса да, халык җылы кабул итте. Әмма бәйрәмнең...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Горький исемендәге мәдәният сараенда предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә җаваплы вазыйфаларны башкаручы гүзәл затларны хөрмәтләү тантанасы булды.


Казанның сәхнә осталары чыгышларын, Горький исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче «Орфей» хореография коллективы биюләрен, тамаша узган елдагы сценарий буенча әзерләнгән булса да, халык җылы кабул итте.
Әмма бәйрәмнең төп кунагы - эстрада артисты, киноактер, пародист һәм алып баручы Игорь Христенко иде. Тамашачыга ул, нигездә, Евгений Петросянның «Кривое зеркало» телетапшыруы аша таныш. Мәскәү артистының бер сәгатькә сузылган чыгышын - җырларын һәм пародияләрен тамашачы яратып карады.
Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Сергей Батин гүзәл затларга котлау сүзләрен җиткерде һәм «иң-иң»нәргә - хезмәте белән бүтәннәргә үрнәк булып торучы һәм эштә аеруча зур уңышларга ирешкән 10нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы Лилия Хәйровага, «Мәктәптә туклану комбинаты» ширкәте директоры Гөлшат Хәлиуллинага, хосусый эшмәкәр Алеся Лежнинага, Горький исемендәге мәдәният сарае директоры Эвелина Ямщиковага, Ольга Софинага, пенсионерка Зоя Флиньковага дипломнар, чәчәк бәйләмнәрен тапшырды.
Хатын-кызларны хөрмәтләү йөзеннән махсус әзерләнгән бәйрәмдә чәчәкләр мулдан иде, татарча бер сүз ишетелмәсә дә, җыр, музыка, тәмле-татлы сүзләр күп яңгырады.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X