Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Гомер аты йөгәнсез лә...

Әйе, җырларда җырланганча, андый атның ниндилеген без үзебез беләбез. Беләбез дә... Бер дә сер бирмибез әле! Чакырган җиргә барабыз, күңел ачабыз, яшьтәшләр белән аралашып, рәхәтләнеп күңел ачып кайтабыз, дигәнрәк фикерләр һәм оештыручыларга бик зур рәхмәт хисләре белән таралышты өлкәннәр бу кичәдән. Кече Шырдан авылында очрашулар бик еш булып тора. Халык...

Әйе, җырларда җырланганча, андый атның ниндилеген без үзебез беләбез. Беләбез дә... Бер дә сер бирмибез әле! Чакырган җиргә барабыз, күңел ачабыз, яшьтәшләр белән аралашып, рәхәтләнеп күңел ачып кайтабыз, дигәнрәк фикерләр һәм оештыручыларга бик зур рәхмәт хисләре белән таралышты өлкәннәр бу кичәдән.

Кече Шырдан авылында очрашулар бик еш булып тора. Халык динле булганда, Коръән мәҗлесләре еш үтә. Китапханәдә дә, авыл клубында да тематик кичәләр була. Һәрбер чарада үзеңне таләп ителгәнчә тотасың: бер мәҗлестә бакыйлык турында уйлап, тыйнак кына утырасың, кайберләрендә фани дөньяның да рәхәтлекләрен татып, уйнап-җырлап та аласың.
Кече Шырдан авылы китапханәчесе Саимә Миңнуллина белән авыл клубы мөдире Рамил Шакиров Өлкәннәр көне уңаеннан оештырган кичәдә әнә шулай дөнья хәлләрен сөйләшеп, рәхәтләнеп күңел ачып кайтты Кече Шырданның өлкәннәре. Күп җирләрдә булгач, шуңа инанасың: авыл никадәр кечерәк, халык шулкадәр бердәмрәк һәм үзара мөнәсәбәтләр дә җылырак. Бер-берсенең гаилә хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп, бик дус яши алар.
Өлкәнрәкләрне яшьләр дә куып килә. Өлкәннәрнең гыйбрәтле чыгышлары, гомумән, яшәү рәвешләре алар өчен дә үрнәк. Бүген алар өлкәннәрне зурласа, иртәгә үзләренә дә шундый ихтирам һәм игътибар булачак.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X