Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Елмаеп яшәгез, кызлар!

Кибетләр хәзер, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, әле тегендә, әле монда ачылып тора. Кулланучылар өчен бу, һичшиксез, бик уңайлы. Хәзер арзан-кыйммәт төшенчәсе дә икенче планга күчеп бара. Мөмкинлекләр арткан саен без, сатып алучылар, кибетләрне товарына караганда хезмәткәрләренә карап сайларга тырышабыз. Мин үзем ашамлык­лар алыр­га шәһәрнең бер башыннан икенче башына базар...

Кибетләр хәзер, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, әле тегендә, әле монда ачылып тора. Кулланучылар өчен бу, һичшиксез, бик уңайлы. Хәзер арзан-кыйммәт төшенчәсе дә икенче планга күчеп бара. Мөмкинлекләр арткан саен без, сатып алучылар, кибетләрне товарына караганда хезмәткәрләренә карап сайларга тырышабыз.
Мин үзем ашамлык­лар алыр­га шәһәрнең бер башыннан икенче башына базар янындагы элеккеге ресторан бинасында урнашкан кибеткә йөрим. Аның хуҗасы да шәһәребездә күпләргә мәгълүм мөселман кешесе. Автобуслар да йөреп тора, кыенлык тудыр­мый. Ни өчен шушы кибеткә йөрүемнең сәбәбен дә әйтәм: анда бик ягымлы, күркәм, игътибарга лаеклы сатучылар эшли. Аларның һәркайсын сайлап куйган кебек. Сатучылар Рания Мортазина, Люция Хәлиуллина, Рушания Насыйбуллина, Наилә Хәйруллина, Фидалия Гыйниятуллина, Зөл­фия Сабироваларны һәм йөк ташучы Мансур Ишметовны шәһәрдә белмәгән кеше юктыр, дип уйлыйм мин. Бу кибет шәһәр үзәгендә, өстәвенә, базар янында булганга, анда халык бик күп йөри, ашамлык бәяләре дә чагыштырмача арзанрак. Эш продукциянең арзанлыгында да түгел.
Халык никадәр күп һәм алар арасында нинди генә дәгъвачыл кешеләр булмасын, әлеге хезмәткәрләр бервакытта да бәхәскә кермәсләр, сатып алучының һәр таләбен берсүзсез үтәргә тырышырлар, акчасын да тиенен-тиенгә кайтарып бирерләр. Ялганлау, алдашулар юк монда. Киңәш-табыш кирәк булса, анысын да алар тартынмыйча, кыенсынмыйча бирерләр. Шуңа күрә бу кибеткә бер кергән кеше аларның даими клиентына әйләнә дә куя. Ягымлы йөз, намуслылык, тәмле тел дә бизи бүгенге кибет хезмәткәрен. Монда минем бервакытта да кычкырыш, ризасызлык белдергән очракларны күргәнем юк. Сатучылар, үз сатып алучыларын әллә кайдан танып алып, сәламне дә иң беренче булып үзләре бирә.
Безнең кебек өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт күрсәтә белгәннәре өчен рәхмәт аларга. Үз йөзегезне югалтмыйча гел шулай елмаеп яшәгез, кызлар!
Вафилә Хикмәтуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев