Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

«Чиста һава сулыйсыбыз килә!»

Хәзерге заманда машиналарның күплеге олыларны гына түгел, балаларны да уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки әйләнә-тирәбезнең, сулар һаваның чисталыгы транспорт чараларына да бәйле шул. Әле күптән түгел генә безнең Фрунзе урамындагы йорт ишегалдына тәрбиячеләре белән бергә үзебезнең урамда урнашкан 7нче балалар бакчасына йөрүче балалар килде. Алар безгә тирә-юнебезнең пычрануына борчылуларын җиткерделәр. «Чебурашка»...

Хәзерге заманда машиналарның күплеге олыларны гына түгел, балаларны да уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки әйләнә-тирәбезнең, сулар һаваның чисталыгы транспорт чараларына да бәйле шул.
Әле күптән түгел генә безнең Фрунзе урамындагы йорт ишегалдына тәрбиячеләре белән бергә үзебезнең урамда урнашкан 7нче балалар бакчасына йөрүче балалар килде. Алар безгә тирә-юнебезнең пычрануына борчылуларын җиткерделәр. «Чебурашка» исемен йөрткән әлеге белем бирү учреждениесе «Эко-школа «Зеленый флаг» Бөтенроссия оешмасына кергән икән. Шуңа күрә дә биредәге тәрбиячеләр балаларга дәрес биргәндә экология проблемаларына аеруча басым ясыйлар, әйләнә-тирәне чиста тотуның әһәмиятен аңлаталар, экологиягә бәйле тәҗрибәләр үткәрәләр. Күптән түгел, составын ачыклар өчен, кардан, туфрактан проба алганнар. Андагы зарарлы матдәләрнең кеше организмына ничек тәэсир иткәнлеген өйрәнгәннәр.
Балалар безгә тирә-юньне пычратмаска, агач-куаклар утыртырга, һичьюгы, үзебез яши торган шушы кечкенә генә ишегалдын гына булса да, яшеллеккә күмәргә өндәделәр. Хәтта чәчәк орлыклары да биреп калдырдылар. Балаларның шушындый инициативасын ничек хупламыйсың, ди.
Озак та үтми, ишегалдыбызга берничә машина туфрак та китереп аудардылар. Балаларга уйнарга урын аз кала дип башта эчебез пошса да, туфракны таратып, балалар калдырган орлыкларны чәчеп куйсак, аллы-гөлле чәчәк түтәлебез булыр һәм безне кар яуганчы сөендереп торыр, ишегалдыбыз тагын да ямьләнер, шуңа карап, үзебезнең дә күңелләребез күтәрелеп китәр, дидек. Моның өчен бары тик иренмәскә генә кирәк. Әйләнә-тирәбезне тагын да гүзәл итү күбесенчә үзебездән тора.
Рәшидә Гаязетдинова,Фәнзилә Әхмәтҗанова, Мәзекүрә Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев