Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Бәхет нигезе – гаилә

Гаилә тормышы - билгеле бер күнекмәләрне, осталыкны таләп итә торган бөек хезмәт ул. Һәр гаиләнең үзенең яшәү кануннары, тәртипләре бар. Күп гаиләләрдә яшьләр ата-аналары белән бергә яшәүне хупласа, арада аерым яшәргә омтылучылары да юк түгел. Әмма «дәү әни»ле, «каенана»лы гаиләләр әллә кайдан аерылып тора. Ни дисәң дә, олылар яшәгән йортта...

Гаилә тормышы - билгеле бер күнекмәләрне, осталыкны таләп итә торган бөек хезмәт ул.

Һәр гаиләнең үзенең яшәү кануннары, тәртипләре бар. Күп гаиләләрдә яшьләр ата-аналары белән бергә яшәүне хупласа, арада аерым яшәргә омтылучылары да юк түгел. Әмма «дәү әни»ле, «каенана»лы гаиләләр әллә кайдан аерылып тора. Ни дисәң дә, олылар яшәгән йортта ипле сүз, тыныч мөгамәлә беренче урында була. Менә шулай миңа авылыбызның бер матур, тату гаиләсендә булырга туры килде. Биредә мин, килен белән каенана арасындагы җылы хисләрне күреп, хәйран калдым. Каенана дигәнем сабыр холыклы, мөлаем Рабига апа Сафиуллина иде. Килене Исламия белән бергә яшәүләренә 25 ел булган быел (күз тимәсен!). «Ходайга шөкер, киленем белән бик тату яшибез, - ди Рабига апа. - Ходай Тәгалә исәнлекләрен бирсен, балаларыбызның игелеген күреп, һаман да шулай дус яшәсәк иде».
Ә килененең ничек итеп Рабига апаны якын итүе, аның өчен җан атып яшәве сүзсез дә аңлашыла, әллә кайдан күренеп тора. «Без тормышыбызны әнидән башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безнең өчен олы бер терәк, өебезнең нуры», - дип шатлана ул.
Әйе шул, гомер иткәндә яныңда мәгънәле киңәшләрен биреп торучы олы кеше булуы үзе зур бәхет.
Тормыш иткәндә табак-савыт шалтырамый тормый билгеле. Барысы да шома гына бармый. Сикәлтәле юллар, буран-давыллар да булып ала. Кайвакыт тормыш сине күккә чөя, кайсы вакыт уңлап-суңлап яңаклый да чокырга ыргытырга да күп сорамый. Менә шул тормыш дигән олы юлда хатын-кыз сабырлыгы, тырышлыгы белән авырлыклар да җиңелә.
Сөйгән бәндәсенә Ходай Тәгалә күп сынаулар бирер, диләр...
Әйе, Рабига апага Ходай Тәгалә бик күп сынаулар биргән, ул чын тормыш авырлыгын үз җилкәсендә татыган, шулай да сынмаган, сыгылмаган. Бөтен төрле авырлыкларны җиңеп чыккан кеше - җиңүче ул.
«Аруларны белми,
талуларны белми,
Ачы язмыш исте җил кебек.
Күз яшьләрем йотып,
тешләремне кысып
Алга атладым мин җилкенеп».
Сугыштан соң беренче еллардагы карточка системасын, көненә бер паек икмәкнең нәрсә икәнен, өс-башына кияргә бернәрсә булмаганда көзге салкында пычрак ерып мәктәпкә йөрүләрне дә башыннан кичергән ул. Язын кар астыннан җыеп алынган, хәтта эт тә ашамый торган черек бәрәңге кәлҗемәсен дә бик яхшы белә, өстәвенә ялгызлык ачысын да татый Рабига апа.
Тыныч кына аккан елгалар да
Ярларыннан ташып агалар.
Берсен-берсе сөеп яшәгәннәр
Көтмәгәндә ялгыз калалар.
Хәзерге кебек түгәрәк, мул тормышта яшәвенә куанып туймаган Рабига апа Сафиуллина көн тудымы илгә-көнгә тынычлык, балаларына саулык-сәламәтлек, тигез тормыш тели. Амин! Шулай гына була күрсен. Авылыбызда шундый үрнәк гаиләләр күбрәк булса, күрше-күләнгә дә яшәве күңелле, киләчәккә өмет уяна, алай гына да түгел яшьләребез алар үрнәгендә тәрбияле булып үсә. Рабига апаныкы кебек тәрбияле гаиләләрнең милләтебезнең дә горурлыгы булуын онытмыйк.
Сүз ахырында шагыйрә Кәүсәрия Нуруллинаның «Өлкәннәргә» дигән шигырь юллары искә төшә:
Өлкәннәрне зурлап, хөрмәт белән
Утыртыйк без һәрчак табынга.
Озын тормыш юлы узган алар,
Бирешмичә җилгә-давылга.
Яшәгез сез, җирнең чәчәкләре,
Үрнәк-маяк булып яшьләргә.
Үгет-нәсыйхәтләр, киңәш биреп,
Киләчәктә олы эшләрдә.
Кадерләрен белеп, хәлгә кереп,
Ярдәм итеп торыйк һәрвакыт.
Догасында булсак өлкәннәрнең
Килеп торыр безгә гел Бәхет.
Фирдәвес Шиһапова.
Бишнә
Рәсемдә: Рабига Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X