Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Безнең үз театрыбыз бар...

Урамда пычрак, юлларны ерып чыгарлык түгеллеккә карамастан, шимбә кичендә өйдә пычрактан куркып утырырга җыенмадым. Күгеш мәдәният йортында балалар Театр һәм көлке көненә карата әкият-тамаша куялар дигәч, имчәк баламны әби-бабасына калдырып, шунда юл тоттым. Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» әсәрен сәхнәләштерде мәктәп балалары. Шаклар катып карап утырдым: үзләрен шундый иркен тоттылар алар...

Урамда пычрак, юлларны ерып чыгарлык түгеллеккә карамастан, шимбә кичендә өйдә пычрактан куркып утырырга җыенмадым.

Күгеш мәдәният йортында балалар Театр һәм көлке көненә карата әкият-тамаша куялар дигәч, имчәк баламны әби-бабасына калдырып, шунда юл тоттым.
Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» әсәрен сәхнәләштерде мәктәп балалары. Шаклар катып карап утырдым: үзләрен шундый иркен тоттылар алар сәхнәдә, таң калырсың, билләһи! Артистизм ташып тора, сүзләр ятлап бетерелгән, чын күңелдән уйныйлар. Юк, уйнамыйлар! Яшиләр сәхнәдә! Әйе, әйе, нәкъ шулай. Исемнәре белән әйтми булдыралмыйм: Убырлы - Шәйхуллина Гөлназ, Йокыбану - Мөхәммәтшина Илсөя, Җилбикә - Закирова Зилә, Айтуган - Зыятдинов Азат, Батырша - Гайнуллин Рүзәл, йорт иясе - Сибгатуллина Диана, эт - Сәлахиева Зөлфия, песи - Гайнуллина Эльвира. Афәрин! Булдырдыгыз, матурларым! Мәдәният йортыбызда «Бәхетле балачак» бию һәм җыр түгәрәге эшли, бу балалар да нәкъ шушы түгәрәккә йөрүчеләр. Шушы әкиятләрен карагач, инде бу түгәрәк кенә түгел, ә чын-чынлап кечкенә генә театр икән инде дигән фикергә килдем. Әлеге «театрыбызны» җитәкләүче сәнгать җитәкчесе Гөлнара Яруллинага һәм клуб мөдире Илнур Низамиевка аерым рәхмәтемне белдерәм. Шушы түгәрәк оешканга ата-аналар да бик рәхмәтле: газизләренең йөрәкләрен биреп кичәләрдә катнашуларына алар чиксез шат. Мондый тугәрәкләр эшләп торганда, безнең балаларның азып-тузып йөрергә вакытлары да калмый.
Әлеге тамаша әкият белән генә дә чикләнмәде, студент яшьләребез, мәзәкләр куеп, җырлап, күңелебезне күрде. Кичә түләүле иде, ләкин мондый тамаша карар өчен 40 түгел, 140 сум да түләп керерсең. Авыз селкетеп торган, колорадо коңгызы кебек үрчегән артистларга 200 сум да туләп керәбез әле. Ә үз балаң, йә булмаса күрше малае биеп җырлаганны карарга, йә әйт, ничек бармыйсың инде?! Әле аяк аслары җайлангач, тагын берничә кат шушы тамашаны кабатласыннар иде, пычрактан куркып чыкмый калганнар да чыгарлар иде.
Балалар өчен горурланып -
Гөлчәчәк Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X