Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Безнең урам – матур урам

Узып киткән бәйрәм ял көннәренең берсе Бакырчы авылы халкын күңелле вакыйга белән шатландырды. Бу көнне Бакырчы халкы Кыр урамы бәйрәме уздырды. Әйтергә кирәк, безнең авылда урам бәйрәмнәре уздыру күңелле бер традициягә әверелеп бара, инде ике урам - Үзәк һәм Бакча урамнары данын күтәрү өчен көчен кызганмады - биеп, җырлап, театр...

Узып киткән бәйрәм ял көннәренең берсе Бакырчы авылы халкын күңелле вакыйга белән шатландырды. Бу көнне Бакырчы халкы Кыр урамы бәйрәме уздырды. Әйтергә кирәк, безнең авылда урам бәйрәмнәре уздыру күңелле бер традициягә әверелеп бара, инде ике урам - Үзәк һәм Бакча урамнары данын күтәрү өчен көчен кызганмады - биеп, җырлап, театр күренешләрен күрсәтеп искиткеч чыгышлар ясады.

Кыр урамы бәйрәме урам бәйрәмнәреннән үзгә булып чыкты. Аны клубта түгел, ә туган урамыбызда уздырдык. Килгән кунаклар өчен эскәмияләр, мул чәй табыны әзерләнде, күңелле музыка авыл халкын Кыр урамына дәшеп торды. Эш вакыты булса да, кешеләр бакчаларыннан туп-туры Кыр урамына ашыкты. Авылыбызның ак яулыклы әбиләре, кәләпүшле бабайлары, яшьләр, балалар - барсы да бәйрәм иртәсенә җыелып килде.
Туып үскән урамның данын яклау өчен шәһәрләрдә, читтә яшәүчеләр үзләре дә, балалары да концерт номерлары әзерләп кайтканнар. Кыр урамы - кечкенә урам булса да, өй саен талант яши, берәр генә дә түгел! Гатауллина Сәлия апа гаиләсеннән өч буын чыгыш ясады - Сәлия апа үзе, кызлары Лилия һәм Ләйсән апалар, оныгы Рамазан. Шәрәфетдинов Мансур абый инде җитмештән узса да, егетләрчә көр тавышы белән өч җыр башкарды! Мансур абыйга да, Сәлия апага да бернинди караоке, фонограммалар кирәк түгел, үз тавышлары белән моңлы итеп җырлыйлар.
Урамыбыз оныклары да сынатмады, шәһәрдә яшәп, укып йөрсәләр дә, чыгыш ясарга номерлар әзерләп кайтырга вакыт тапканнар.
Кыр урамының егетләре дә оста җырчылар. Назиев Илшат башкарган «Торналар» җыры бөтен Бакырчы авылына яңгырап торды. Кыр урамында Бакырчы авылының иң өлкән кешесе, бүгенге көндә бердән-бер Бөек Ватан сугышы ветераны - Газим абый Әшрәфҗанов яши. Ул үзе бәйрәмгә чыга алмаса да, мәктәп укучылары, укытучылар коллективы аны бәйрәм белән котларга әзерләнеп килгәннәр. Газим абыйны өенә кереп тә котладылар, урам бәйрәмендә дә чыгыш ясадылар. Урамыбызның кызлары, киленнәре дә бик уңган-булган. Милли киемнәр киеп, ачык йөз, тәмле сүз белән кунакларны чәй табыны янына дәшеп, сыйлап тордылар.
Кыр урамы бәйрәменә Казан шәһәре администрациясендә эшләүче Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлова да килде. Гөлназ апаның әти-әнисе, Хәмзә абый белән Роза апа авылыбызның хөрмәтле кешеләре иде. Әле дә аларны җылы итеп искә алалар. Кызларын да - безнең Гөлназ дип кенә торалар, ирешкән уңышлары өчен шатланалар. Гөлназ апа шигырь юллары белән сөйләп, авылыбыз халкын бәйрәм белән тәбрикләде.
Чәй табыны әзерләүдә ярдәм иткәне өчен, эшмәкәр Айрат Мөхәммәтшинга рәхмәт! Клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева бәйрәм ахырында: «Резедә һәм Айрат Мөхәммәтшиннарга зур рәхмәт! Нинди генә чара уздыруда ярдәм сорап килсәм дә, һәрвакыт булышалар, беркайчан кире борганнары юк», - дип сөйләде.
Кыр урамы бәйрәменә килгән кунаклар барысы да кәнагать калып, оештыручы Миләүшә Сәлахиевага рәхмәтләр әйтеп, рәхәтләнеп ял итеп кайтып киттеләр.
Урам бәйрәмнәре традициясе югалмасын иде. Мондый бәйрәм туганнарны, күршеләрне берләштерә, күңелләрдә җылылык, әйбәт эмоцияләр генә уята бит. Хәзерге катлаулы заманда милли, чын татар бәйрәмнәрен торгызырга кирәк.
Лилия Закирова.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X