Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Без –Тукай шәкертләре

Обсерватория бистәсендә урнашкан туберкулез белән авыручы балалар шифаханәсенең төп белем бирү урта мәктәбендә ел саен Тукай бәйрәме үткәрелә. Быел да балалар катнашында шигырьләр кичәсе, Тукай иҗатына багышланган рәсем бәйгесе булды. Шулай ук «Без - Тукай шәкертләре» дип аталган бик матур кичә узды. Без кичәдә балалар белән Тукай әсәрләреннән өзекләр күрсәттек,...

Обсерватория бистәсендә урнашкан туберкулез белән авыручы балалар шифаханәсенең төп белем бирү урта мәктәбендә ел саен Тукай бәйрәме үткәрелә. Быел да балалар катнашында шигырьләр кичәсе, Тукай иҗатына багышланган рәсем бәйгесе булды. Шулай ук «Без - Тукай шәкертләре» дип аталган бик матур кичә узды. Без кичәдә балалар белән Тукай әсәрләреннән өзекләр күрсәттек, аның шигырьләренә язылган җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек.
Соңыннан без Яшел Үзән шәһәреннән кунакка килгән тыл ветераны 80 яшьлек Сибгат абый Насыйбуллин белән таныштык. Ул үзенең чыгышын бик эчтәлекле шигырь белән башлап җибәрде, кыскача гына булса да, сугыш турында сөйләде. Аннары өздереп гармунда уйнады, җырлап та бирде.
Кичәбез Ә. Рәшитов сүзләренә язылган «Кояшлы ил» җыры белән тәмамланды.
Гөлия Сәлахиева,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X