Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Бер төндә Кытай телен өйрәнеп имтихан бирүчеләр бер якта торсын

Яңа ел җитәргә 15-20 көнләп вакыт бар иде әле. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, авылның сәхнә ветераннары бу бәйрәмне ничегрәк билгеләп үтү турында киңәшер өчен клубка җыелдылар. «Клуб яңа, бик күп кешене сыйдыра, кунаклар да күп булачак, ничек тә - кызыклырак, матуррак, истә калырлык итеп үткәрергә иде» - дип сөйләштеләр. «Әйдәгез,...

Яңа ел җитәргә 15-20 көнләп вакыт бар иде әле. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, авылның сәхнә ветераннары бу бәйрәмне ничегрәк билгеләп үтү турында киңәшер өчен клубка җыелдылар. «Клуб яңа, бик күп кешене сыйдыра, кунаклар да күп булачак, ничек тә - кызыклырак, матуррак, истә калырлык итеп үткәрергә иде» - дип сөйләштеләр.
«Әйдәгез, тамашаны ярминкә кебегрәк оештырабыз. Моннан 15 ел элек иске клубта куйган идек, халык та бик яраткан иде», дип әйтеп куйды Дания. Ул шушы тәкъдимне әйт­кәндә Яңа ел тамашасына 4-5 көн вакыт калган иде. «Өлгереп булыр микән, катнашучыларны ничек табып бетерербез», - дип шикләнүчеләр дә булды.
Ә безнең Карагуҗа үзешчәннәре... Алар бер төндә Кытай телен өйрәнеп имтихан тапшырган читтән торып укучы студент кебек.
Мәдәният хезмәткәрләре тиешле кешеләр белән сөйләшеп чыктылар.
Ярминкәнең тарихы бик борынгы заманга барып тоташа. Безнең авыл рус авылы Ключи белән дә чиктәш, ут-күрше Мари авылы Ужара да якын гына, күрше Биектау районының Юртыш, Мәмдәл авыллары да безгә орынып диярлек тора. Авыл уртасындагы мәчет янындагы мәйданга, әлеге күрше авыллардан һәм Карагуҗаның һәр урамындагы осталар да монда үзләренең товарларын алып килеп сата торган булганнар. Халык телендә таш урам дип йөртелгән (хәзер Тынычлык урамы) урамның башында пекарня эшләгән, анда бик тәмле, хуш исле ипи пешкән.
Түбән урамда (хәзер Болынлык урамы) атаклы итек басучылар яшиләр иде. Мәрьям апа, аның улы Габделхак абый, кызы Нәкыя апа, аларның якын туганнары Әхмәтҗанов Юныс абыйларның итекләрен өлкән буын кешеләре әле дә сагынып сөйлиләр. Ярминкәгә алар да үз товарларын куя торган булганнар. Авылда күлүкне (кулек) дә бик күп сукканнар. Ул юкә мунчаласыннан махсус станокларда сугылган һәм аны парникларны салкыннардан саклау өчен, артель дип аталган махсус оешмалар балык тоту промыселларына озату өчен сатып алганнар. Шулай ук ярминкәдә комган, мич капкачы, ухват, кисәү ише әйберләр дә сатылган. Аларны Идиятуллин Ризван, Шигапов Гомәр абыйлар ясый торган булганнар.
Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, сүзем бит әле тамаша турында. Яңа ел тамашасын Карагуҗа урта мәктәбе укытучысы Марат Зари­пов «Яңа ел белән дуслар!» - дигән җыры белән башлап җибәрде.Үзешчәннәр, урам-урам бүленеп, һәрберсе үзенең товарларын күтәреп, сәхнәгә күтәрелде. Ярминкәдә бит инде әйбер сату гына булмаган, шаян сүз, уен-көлке, җыр-бию, гармун тавышы тынмаган. Ул көнне Илгизнең гармуны, һәр җырчының көен китереп, һәрберсенең тавышын табып, уйнады да уйнады. Таш урамнар, халыкны казан кабартмалары, кош телләре, чәк-чәк белән сыйлаганнан соң, җыр-бию тамашага күчтеләр. Кунак кызы Диләрәнең тавышын бик яратты тамашачы, аны алкышларга күмделәр. Раиләнең җыры да, үзе пешергән кош телләре кебек, халык күңеленә сары май булып ятты. Илсөянең аяклары да, ул пешереп алып килгән казан кабартмалары подностан шуган шикелле, тыпыр­дап, шуып кына тордылар. Ә калган кызлар шаян биюләрдә, тапкыр сүзләрдә көч сынаш­тылар. Фирдисә (чәк-чәк остасы), Гөлсинә, Алия, Алисә халыкка шундый матур мизгелләр бүләк иттеләр. Ә Эльзаның «Ма­тур кыз зары» җырын, шундый килешле итеп:
«Безнең авыл кызларының
Иң матуры мин булам
Кашым кара, күзем кара
Бит очыма миң кунган»...
дип җырлавы залны сызгыра-сызгыра кул чабарга мәҗбүр итте.
Түбән урамнар ярминкәгә:
Кулыбыз оста эшкә
Товарлар да күп сезгә
Катык, кәрзин, итек,читек,
Алып килдек без сезгә
дип җырлап, шәлләр, комганнар, чабаталар күтәреп килгәннәр иде. Чабатаны аукционга куеп саттылар да әле, пары 500 сумнан китте, ә балаларныкын 350 сумнан җибәрделәр. Җыр-бию­ләре дә бик килешле иде түбән урамнарның. Сәлахов Мәсгут дигән егетнең мәктәп елларыннан бирле сәхнәгә чыкканы булмагандыр. Аккан су юлын табар, дигән шикелле, Мәсгутнең дә, моң чишмәсе бәреп чыгып, күңелләрне эретте. Нәбиуллин Айдар да сәхнәдә сирәк кунак, тамашачы аның да җырын алкышларга күмде, бу минутларда Айдар үзе дә бер 10 елга яшәреп киткәндер.
Ключиләрнең ярмин­кә­гә күчтәнәчләре җыр­­­­-бию иде. Сәхнәгә алар «Ой, мороз, мороз» җырын җырлап килеп керделәр. Яңа ел кичендә бу җыр күңелләргә бик якын иде. Аннан соң Илшат, Дания, Гөлсинәнең Кадриль биюләре, сәхнәне дер селкетте. Ключиләр арасында кечкенә генә кунак кызы бар иде - Абдрахманова Фәридә. Аның Рус биюенә заманча алымнарны да кушып биюе ямь өстенә ямь булды. Ключиләр: «Безне яз көне көтегез, яшел суган, тозлы кыяр, кәбестәләр алып киләбез» - дип хушлаштылар.
Гөлнур Хәкимуллина.
Олы Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев