Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Бер анага күпме кайгы

Шундый кешеләр була: күпме генә гомер кичерсәләр дә, үзләренең күңел аклыгын, хисләр сафлыгын югалтмыйлар. Аларны ачы язмышның кырыс җилләре дә сындыра алмый. Андый кешеләр яшьтән үк көчле, түземле булырга өйрәнә. Рәхимә апа Хөсәенова - әнә шундыйлардан. Ачык йөзле, тәмле телле булуы белән ул соклану уята. Атлаган саен тормыш авырлыгыннан зарланмаучы,...


Шундый кешеләр була: күпме генә гомер кичерсәләр дә, үзләренең күңел аклыгын, хисләр сафлыгын югалтмыйлар. Аларны ачы язмышның кырыс җилләре дә сындыра алмый. Андый кешеләр яшьтән үк көчле, түземле булырга өйрәнә.

Рәхимә апа Хөсәенова - әнә шундыйлардан. Ачык йөзле, тәмле телле булуы белән ул соклану уята. Атлаган саен тормыш авырлыгыннан зарланмаучы, беркемне дә каһәрләмәүче, сабыр холыклы була. Бузай авылында туа ул.
Дөньяга бала яшәү өчен, бәхетле булу өчен туа бит. Әнисе аңа нинди генә теләкләр теләмәгәндер! Тик ак биләүнең читенә ялгыш кына кара җеп эләккәнме соң, Рәхимә апаның тормышы бәхетлеләрдән булып чыкмый шул. Башта ул үз авылы егете Гыйльфанга кияүгә чыга. Әхмәдулла исемле уллары дөньяга килә. Әмма бәхетләре озакка сузылмый: тормыш иптәше үлеп китә.
Гомер уза да уза. Ул тормышның авырлыгына да, елларның кырыслыгына да карап тормый. Тик күңелдә хатирәләр, мизгелләре генә уелып кала. Рәхимә апа, көнне-төнгә ялгап, колхозда эшли. Улы Әхмәдулла, әнисе һәм энесе гаиләсе белән бер йортта яшиләр. Акылы, сабырлыгы һәм чисталыгы белән дан алган Рәхимәне Зур Өтәк авылы кешесе Вәлиуллага димлиләр. Әхмәдулла әбисе белән Бузайда кала. Ташлап китми ул аны, килеп, хәлен белешеп яши.
Бервакыт Әхмәдулла әнисен озатырга чыга. Кечкенә куллары белән әнисенә чат ябыша, «Әнием, әнә тегендә кадәр генә озатып барыйм әле!» - дип елап, озак аерыла алмый. Кире Бузайга кайтып киткәндә, ул баланың күңелендә нәрсәләр булды икән? Шуларны уйлыйм да, үзәкләрем өзелә.
Рәхимә апа Вәлиулладан өч ир бала таба: Фирдус, Мөдәррис, Рөстәм. Ире сугыштан әйләнеп кайтмый. Уллары Фирдус белән Мөдәррис, армия хезмәтеннән соң, Җизказганга бәхет эзләп китә, шунда гаилә корып кала. Ә Рөстәм исә, армиядән соң, әнисе янында кала. Мулла Илендә клубта эшләүче озын чәчле, сабыр холыклы Рузалия исемле матур кызга өйләнә. Ә Рөстәм үзе ачык йөзле, тәмле телле, төз, озын буйлы, бик тә чибәр кеше иде.
Рузалия белән Рөстәмнең Рафис һәм Фирдания исемле балалары туды.
Язмыш Рәхимә апага сынау арты сынау җибәрә. Улы Рөстәм, алма кебек хатынын, 8 яшьлек Рафисен һәм 6 яшьлек Фирданиясен калдырып, колхозга эшкә киткән җиреннән үлеп китә. 34 яшендә тол калган Рузалиянең улы да 34 яшендә вафат була. Уртанчы улы Мөдәрриснең хәбәрсез югалуы да анага аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итә.
Күпме генә кайгырсаң да, шашынып еласаң да, үлгәннәрне кире кайтарып булмый.
Өч елдан соң Әҗәл бу йортның ишеген, Рәхимә апаны бөтенләй ятим итү өчен, тагын бер тапкыр шакый: Фирдусының да үлгән хәбәре килә. Әхмәдулла да, әнисе үлгәч, бакый дөньяга китеп бара.
Рәхимә апа килене Рузалия, оныклары белән озак еллар дус-тату яши. Рузалия бригадир да, кибетче булып та эшләде, балалары да тәртипле булды. Гаилә кордылар. Рузалия Рәхимә апаны соңгы юлга бик хөрмәтләп озатты. Бүген ул дин юлында. Күңелендә - аклык, иңнәрендә - ак яулыгы, өй түрендә - намазлыгы, кулындагы - тәсбихы, телендә дога сүзләре аның якты күңелле, изге уйлы кеше икәнлеге турында әйтеп тора.
Гөлфирә Маннапова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X