Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

«Бантиклар көне»

Көннәр арты көннәр үтсә дә, һәр көн күңелдә тирән эз булып уелып кала: күпме күңелле чаралар, нихәтле очрашулар, күпме бүләкләр. Ни өчен, нәрсәгә микән балалар, укытучылар күп санда бантиклар тагып килгәннәр? 14 апрель, ләбаса, «Бантиклар көне» бит. 14е көнне ел саен уздырыла торган «Бантиклар көне» булып узды. Ул көнне нинди...

Көннәр арты көннәр үтсә дә, һәр көн күңелдә тирән эз булып уелып кала: күпме күңелле чаралар, нихәтле очрашулар, күпме бүләкләр.

Ни өчен, нәрсәгә микән балалар, укытучылар күп санда бантиклар тагып килгәннәр? 14 апрель, ләбаса, «Бантиклар көне» бит. 14е көнне ел саен уздырыла торган «Бантиклар көне» булып узды.
Ул көнне нинди генә прическалар ясалмаган, нинди генә бантиклар куелмаган, хәтта безне танып та булмый иде. Шулай инде, барыбызның да башкалардан аерылып торасы, күз явын алырлык чибәр буласы килә бит.
Инде «Бантиклар көне»нең җиңүчесен дә билгеләр вакыт җитте, җиңүчеләребезгә грамоталар тапшырдылар. Анда төрле номинацияләргә бүленгән иде: «Иң нәни бантик», «Иң зур бантик», «Матур бантик» һәм инде «Бантиклар бәйгесендә җиңүче». Бантиклар бәйгесендә җиңүче исеменә Нигъмәтҗанова Энҗе, Әкрамова Эльмира, Әкрамова Эльвира, Хафизова Раилә, Тимуршина Алия, Саттарова Илзидә, Борһанова Гүзәлия лаек булды.
«Бантиклар көне» бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев