Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Авылдагы әби, бабай яшәсен

Зарланырга яратабыз еш кына. Ә мин, киресенчә, яшьләрне мактарга телим бу хатымда. Оныгыбыз быел VI сыйныфны тәмамлады һәм җәйге каникул көнендә авылга кодагыйларга китте. Әзрәк ял итәр, бакча җимешләре җыяр дип уйлаган идек, әмма җәй көне авылда эшнең очы-кырые юк. Бер көн, бабасы белән иртүк торып, сыер көтүенә чыкса, икенче...


Зарланырга яратабыз еш кына. Ә мин, киресенчә, яшьләрне мактарга телим бу хатымда. Оныгыбыз быел VI сыйныфны тәмамлады һәм җәйге каникул көнендә авылга кодагыйларга китте. Әзрәк ял итәр, бакча җимешләре җыяр дип уйлаган идек, әмма җәй көне авылда эшнең очы-кырые юк. Бер көн, бабасы белән иртүк торып, сыер көтүенә чыкса, икенче көнне, кулына чалгы тотып, үлән чабарга китә оныгыбыз. Болай карусыз, тырыш бала булыр дип уйламаган идек, әмма ул бер эштән дә чирканып, куркып тормый: белсә дә, белмәсә дә йөгерә-атлый, гел булышырга әзер. Оныгыбыз Руслан өчен без бик сөенәбез. Кечкенәдән физик хезмәттә чыныгып үскәч, үскәч тә, кайда гына эшләсә дә, үз көнен үзе күрер дип уйлыйбыз. Оныгыбызның сыйныфташлары лагерьга китте, икенчеләре шәһәр фатирында телевизор каршында аунап ята. Безнеке, авыр булса да, авылда. Без бик канәгать: Русланның буш вакыты калмый, ләкин ул эшкә өйрәнә. Бүтән шәһәрләрдән авылга кайткан яшьтәшләре белән аралаша, авыл кешесенең яшәү рәвеше белән якыннан таныша. Кем белә, бәхетледер дә әле ул. Авылда әби-бабаң булгач, җаныбыз тыныч. Бөтен балалар да авыл хезмәтен күреп үссен иде безнең онык кебек. Файдалы шөгыльләре күбрәк булыр иде андый малайларның һәм кызларның. Оныгым турында күп язармын дигән идем, үзеңнеке турында язгач, мактану була дип, сүземне шунда йомгакларга булдым. Әйтер сүзем шул: балаларыгызны һәм оныкларыгызны авылга җибәрергә куркып тормагыз. Исән-сау булсыннар, бары шул.
Әнисә Мотыйгуллина,
хезмәт ветераны.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X