Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Ачлы-туклы булсак та, сагынам үткән тормышны

Туган авылымны яратуым, балачак дусларымны юксыну, яшьлектә калган самими хисләремне язарга булдым. Без сугыш чорында туган балалар. Черек бәрәңге ашап, кычыткан ашы белән җан асрап чыккан кешеләр. Сугыш беткәч тә, тормышлар бик авыр иде. Әтием өч сугышта булган, әниемә - дүрт бала. Шуңа күрә артыгын өмет итмәгән. Әниләр өс-башны юып,...

Туган авылымны яратуым, балачак дусларымны юксыну, яшьлектә калган самими хисләремне язарга булдым.
Без сугыш чорында туган балалар. Черек бәрәңге ашап, кычыткан ашы белән җан асрап чыккан кешеләр. Сугыш беткәч тә, тормышлар бик авыр иде. Әтием өч сугышта булган, әниемә - дүрт бала. Шуңа күрә артыгын өмет итмәгән.
Әниләр өс-башны юып, ямап кидерәләр иде. Тормышны шулай тиеш дип кабул итә идек. Күпләребезнең әтиләре сугыштан кайтмады. Күршебез Гөлкәбирә апа да, ире сугыштан әйләнеп кайтмады, өч бала (Фәһим, Зөлфирә, Илдус) белән тол калды. Без әнә шушы Зөлфирәләрдә күршеләр Фидалия, Гөлшат, Альберт, Илдусләр белән тәгәрәп уйнап үстек. Зөлфирәләрнең өйләре бик чиста-пөхтә иде. Зур-зур роза гөле кып-кызыл чәчәк атып утырыр иде. Тәрәзә төпләрендә Мәрьямана дигән гөл. Аның орлыкларыннан тәсбих тезүш иде.
Балачакта шул күрше кызлары, малайлары белән тәгәрәп үскән вакытларымны бик еш искә төшерәм. Ашарга бик булмаса да, урамда бик тату уйный идек. Ашыйсы килсә - үлән бар.
1954 елда мәктәпне тәмамлагач, дусларымның кайсы кая шәһәргә китеп урнашты. Әле менә күптән түгел генә ничә ел күрешмәгән дустым Зилә кайтты. Күчтәнәчләр төяп кайткан! Китәргә ашыкты, туйганчы сөйләшеп тә булмады.
Балачак дусларымны бик тә сагынам. Кайгы-хәсрәтләр, күңелсезлекләр ямьсезләсә дә, тормыш туктамый, һаман алга бара.
Гөлфирә Маннапова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X