Яшел Үзән

Үзбәкстаннан кайткан Айболит

Китап чыгу һәрвакыт бәйрәм, бигрәк тә авторның үзе өчен. 35 еллык хезмәт стажы булган ветеринария табибы Ренат Шәрипов практикасында очраган кызыклы хәлләр, табиб һөнәренең никадәр җаваплы булуы турында, укытучылары, гаиләсе, гомумән, тормышы хакында тулып бер китап бастырып чыгарган. «Айболит родом из Узбекистана» дип атала ул. Ренат Нурузулла улы районда нәшер...

Китап чыгу һәрвакыт бәйрәм, бигрәк тә авторның үзе өчен. 35 еллык хезмәт стажы булган ветеринария табибы Ренат Шәрипов практикасында очраган кызыклы хәлләр, табиб һөнәренең никадәр җаваплы булуы турында, укытучылары, гаиләсе, гомумән, тормышы хакында тулып бер китап бастырып чыгарган. «Айболит родом из Узбекистана» дип атала ул.
Ренат Нурузулла улы районда нәшер ителүче газеталар белән хезмәттәшлек итә. Йорт хайваннарын тәрбияләү, аларны дәвалау турында берничә язмасы безнең газетада да басылып чыкты.
Китап бик үзенчәлекле. Аның зәвык белән бизәлгән тышлыгы ук үзенә җәлеп итеп тора. Ә укып китсәң, аерылып булмый. Гади тел белән студент еллары, хезмәте турында шулкадәр яратып язган, нәкъ безнең яшьлек инде.
Ринат Шәрипов Сәмәркандта авыл хуҗалыгы институтының ветеринария медицинасы факультетын тәмамлагач, ветеринаря лаборатория­ләрендә гади хезмәткәрдән җитәкче вазифасына кадәр үссә дә, аны җәнлекләр, хайваннар дәвалау өлкәсе үзенә күбрәк тарта. Бохарада яраткан хезмәтенә озак елларын багышлый. Советлар Союзы таркалгач, гаиләсе белән тарихи ватанына әйләнеп кайтырга була. Шулай итеп, ул Яшел Үзәнне сайлый һәм монда кайтып төпләнүенә бер дә үкенми. Биредә ул Свияжск, «Ак каен» ит комбинатларында, фанер заводының ярдәмче хуҗалыгында ветеринар-табиб булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен намус белән башкара. Моны аның күпсанлы мактау кәгазьләре раслап тора.
Ә китабында табиблык юлында очраган кызыклы хәлләргә күп урын бирелгән. Хуҗалыкта тавыклар тотканга, миңа алар турында бүлек бигрәк ошады.


Тавык һәм йомыркалар
Калян мәчете яныннан узып барганда классташым Равил Сәйдәшевне очраттым. Мәктәп елларын, классташларны, дусларны, укытучыларны искә алдык. Шунда ук шалтыратышып, очрашу турында билгеләргә булдык: егерме ел күрешмәгән бит. Кайда икән безнең классташлар, кемнәр булдылар икән.
Очрашу ахырында классташым минем ветеринар икәнлегемне белде дә:
- Киңәш бир әле, йомыркасын ашаган тавыкны нишләтергә? - дип сорап куйды. - Тавыклар тотам. Берсе йомырка да сала, чукып та бетерә.
- Тавыкны мондый гадәттән арындыру өчен, дөресрәге моңа ияләшмәсен өчен тавык кетәклеге идәненә яки йомырка сала торган ояларга ялган таш йомыркалар куйсаң яхшы. Тавыклар йомырка салмаганда да, - дип аңлаттым мин. - Тавык бик аңгыра кош бит ул. Әйбергә бик тиз ияләшә. Ак таштан ясалган йомырканы бер-ике тапкыр чукып карагач, ул аның белән башка кызыксынмый башлый. Йомырканы хәтерләткән башка шундый йомры әйберләргә әйләнеп тә карамаячак. Инкубатор йомыркасыннан үстерелгән тавыклар белән шундый проблема килеп чыга. Өйдә бастырылганнары белән андый хәл булганын белмим дә.
Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: