Яшел Үзән

Юктан бар итеп үткәргән бәйрәмнәр сагындыра

Хәзерге буын балаларының Яңа ел, чыршы бәйрәмнәрен каршылау, үткәрүләрен күреп сөенәм, шатланам. Нинди барлыкта, муллыкта үтә бит! Чыршыны нинди генә кыйммәтле уенчыклар белән бизәмиләр, төрле төстәге утлардан һәр өйнең тәрәзәләре аша нур бөркелә. Балаларга нинди генә асыл күлмәкләр кидертмиләр?! Барлык киенү-бизәнү - әти-әниләренең хезмәт куйган акчасына алына. Балалар чыршы өчен...

Хәзерге буын балаларының Яңа ел, чыршы бәйрәмнәрен каршылау, үткәрүләрен күреп сөенәм, шатланам. Нинди барлыкта, муллыкта үтә бит! Чыршыны нинди генә кыйммәтле уенчыклар белән бизәмиләр, төрле төстәге утлардан һәр өйнең тәрәзәләре аша нур бөркелә.

Балаларга нинди генә асыл күлмәкләр кидертмиләр?! Барлык киенү-бизәнү - әти-әниләренең хезмәт куйган акчасына алына. Балалар чыршы өчен уенчыкларны бик аз ясый. Аларның хәзер төрле кәгазьләре дә, ялтыр-йолтыр материаллары да, күз явын алырлык җете төсләргә буяр өчен фломастерлары да бар, югыйсә. Сатуда күп, ясап азапланмыйлар. Шуларны уйлый-уйлый, хәзерге буыннан бераз көнләшеп тә, сөенеп тә, шул ук вакытта борчылып та куям.

Кәгазь чылбырлар, пешкән бәрәңге
Минем балачагым Яңа елы! Ул вакытта Яңа ел каршылау дигән нәрсә юк иде, кем төн уртасына кадәр керосин бетереп утырсын ди. Башка төр кунак чакырулар булса да, Яңа ел каршылау, бәйрәм итү юк иде ул чакта. Иртәгесенә камыр ашлары пешерәләр иде бугай.
Бала-чаганың Кыш бабайны көтүе, чыршы бәйрәменә хәзерләнү мәктәптә гөрли иде. Шул шаукым өйгә дә кайта. Дәфтәр битен дә, тышын да кисеп тасмалардан чылбыр ясыйбыз. Клей урынына мичтә пешкән бәрәңге. Шуны сылап ябыштырабыз. Газетадан кисеп, буяп, чылбыр ясау­лар. Бар уенчыкларны кулдан ясый идек бит. Иске китаптан аю, бүре, төлке рәсемнәрен кисеп, катыргыга ябыштырабыз, элмәк ясыйбыз да чыршыга эләбез.
Конфет кәгазе дә булмаган бит ул чакта. Хәзер һәр мунчаны тергезгәндә 1 пакет конфет кәгазе, ялтыравыклы чәй кәгазьләре ягыла. Кызганам шуларны ягарга. Чыршыга уенчык ясап эләсем килә. Закирҗан абый ел буе җыя иде конфет кәгазен. Аннан менеп сорыйбыз да, шул кәгазьгә чи бәрәңгене кисеп, конфет итеп төреп, чыршыга эләбез. Дәфтәр битеннән кар кисәкләре кисәбез. Дәфтәр тураган, әрәм иткән өчен әниләр ачулана.

Күлмәк - Шәмҗиһан, бүрек Шәмсебану ападан
Яңа ел алды СССР төзелү көннәренә туры килгәнен еллар үткәч кенә аңладык. Төрле халык биюләрен өйрәтәләр иде, украин, белорус, үзбәк биюе дип. Шул халыклар биюен башкару өчен киемен дә хәзерлисе бит. Канва белән чигешле кофталар олы кызларда, үзбәк күлмәге Шәмҗиһан апада, башкорт биюенә бүрек Шәмсебану апада бар. Озын чуклы ефәк шәлләр соранулар...
1957 елны чыршы бәйрәмен әкият геройлары белән үткәрдек. Мин - әкиятче әби. Агач каркас ясап, аны кат-кат газета белән өйне тышладык, тәрәзәсен дә уйдык. Шул тәрәзәдән башым чыгарып, әкият сөйлим. Шуграк өлкәннәр, бармак тыгып, газета тышлы өемне ерткалап бетерделәр, бик кыен булды миңа.
Икенче елны чыршы бәйрәменә күмәк биюләргә бер төсле киендек. Бик матур идек. Ул елны Зәйнәп апа (укытучыбыз) безгә «юбка» тегү өчен Казаннан төрле төстәге киптергеч кәгазь сыман рулонлы сырлы-сырлы кәгазь алып кайтты. Башка кияргә ленталар тагулы нәрсә ясадык. Баш әйләнәсенә катыргыдан ясап, шуңа ленталар тагабыз. Лента дигәнебез - төрле төскә манылган 1 метр озынлыктагы мунчала. Ул бик матур иде. Кибеттән сатып алып тактык. Лента киңлеге 7-8 сантиметрдыр.

Кыш бабай туны...
Чыршы бәйрәме ул вакыт ел саен авыл клубында үткәрелә. Клуб дигәнебез - ике катлы иске мәчет. Беренче катында яшелчә өчен саламнан чыпта үрәләр. Өске каты клуб. Пожар чыгудан нихәл сакланганнардыр. Ул вакыт электр уты юк бит әле. 10лы, 20ле лампалар.
Без шул матур кәгазь «киемнәребез», «ленталы» башлыкларыбыз белән чыршы тирәле биибез, уйныйбыз. Бөтен авыл халкы шунда, тыгыз. Әйләнә-тулгана безнең «юбкалар» ертылалар, баштагы ленталарны усаллар йолкыйлар, мунчала аяк­ка чорнала. Кыш бабайның туны - медпункттан. Зәкия апа халаты.
Бүләккә пакетыбызны үзебез, 1 табак дәфтәр битен ябыштырып, кәгазьгә чыршы рәсеме ясап биргән пакет. Аның эчендә 3-4 прәннек, 3-4 печенье, 3-4 карамель конфет. Ул конфетның исеме-төре - пуншевая язулы иде.

Беркем гаепләми, көлми, көнләшми
Гыйлаҗи Бибинуры китапханәдә мичкә ягучы, җыештыручы булып эшли. Улы Нуретдин абый оста гармунчы. Безгә ул гармун уйный. Клуб, китапханә, мәктәп бик бердәм эшлиләр иде ул чакта. Кыш бабай бүләкләрен таратып бетергәч, өлкәннәргә чират җитә. Чыршы тирәли өлкәннәр бии. Файзә апа, Фәсәхат апаларның шундый оста биюләре күз алдымда. Клуб бик кызгандыр инде. Рисәлә апа, Фәүзел апалар пинжәкләрен салып атып бииләр. Ул Касыйм абыйларның оста бию­ләре! Өстә пинжәк, телогрейка, хәллерәк хатын-кызларда жикет (аны Бакай Әминәсе тегә иде). Аякта чүчинкә, итек. Кешенең шул чакта юктан да күңел күтәренкелегенә, яшәү тәмен белеп яшәвенә гаҗәпләнерлек. Дуслык, ярдәмчеллек. Беркем-беркемне гаепләми, көлми, көнләшми. Кешене юклык берләштерә, рәхимлерәк итә шул.

Муллык тулы, ә һаман җитми
Хәзерге Яңа елга хәзерләнү... 1 ай хезмәт хакы тыгып, кибеттән исерү өчен төрле-төрле аракы, җиләк-җимеш, продукт җыю. Чыр­шы өчен күпме уенчыклар, төрле гирляндалар, утлар. Анда бер генә дә кулдан ясалган әйбер юк. Ә чыршы бәйрәме - балаларныкы бит. Һәр өйдә чыршы торгач, кадере дә юк. Ә бүләкләр?! Өйдәге чыршы төбендә 6-7 пакет. Һәрберсендә нинди генә нәрсә юк. Килолап конфет. Ул кадерсез. Сайлап, тәмлесен актарып ашыйлар.
Мондый муллыкның кадерсез, бәһасезлекне күреп, өлкән буынның йөрәге әрни. Күбебез бүгенге бәйрәмне түгел, үткәндәге кадерле, юктан-бар ясап үткәргән бәйрәмнәребезне сагына. Шулай да, һәр Яңа елның тагын да мулрак, баерак булып килүен телибез бит.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: