Яшел Үзән

Ялгызлар язмышы – ятимнәр сагышы

Авылыбызда «Ялгызлар язмышы - ятимнәр сагышы» дип исемләнгән кичә уздырдык. «Әти» сүзен әйтеп үсмәдек без, Белмим аннан авыр ни барны. Боекканда җыелып укый идек, Әткәбездән килгән хатларны. Кичә Ф.Яруллинның «Әткәм төсе тыныч көннәрдә» шигыре белән башланып китте. Әйе, сугыш җиле кагылып, әтисез калган меңләгән ятимнәрдән бу көннәргә аның санаулысы гына...

Авылыбызда «Ялгызлар язмышы - ятимнәр сагышы» дип исемләнгән кичә уздырдык.
«Әти» сүзен әйтеп үсмәдек без,
Белмим аннан авыр ни барны.
Боекканда җыелып укый идек,
Әткәбездән килгән хатларны.
Кичә Ф.Яруллинның «Әткәм төсе тыныч көннәрдә» шигыре белән башланып китте.
Әйе, сугыш җиле кагылып, әтисез калган меңләгән ятимнәрдән бу көннәргә аның санаулысы гына калды. «Ялгызлар язмышы - ятимнәр сагышы» дип исемләнгән кичәбезне без нәкъ шундый язмышлы: әтиләренең ниндилеген, төс-битен белмәгән, аның кул җылысын тоеп үсмәгән, «кызым» дип әйтүен хәтерләмәгән, үзләре авыз тутырып «әти» дип әйтергә тилмергән ятимнәргә багышларга булдык. Алай гына да түгел, ә иң үкенечлесе шул: әниләренең язмышлары аларның балаларында кабатлануы, тыныч тормышта да ялгызлык, ятимлек сынавына дучар булу күңелне әрнетә, күзләрне яшьләндерә.
Кичәбезнең геройлары, шундый гыйбрәтле язмышлы толлар, хөрмәтле кунаклары - сугыш чоры балалары, әтиләрен сугыш тартып алган ятимнәр - Шиһапова Әминә, Имамова Наилә апалар, авылыбызның иң өлкән кешесе Билалова Разия апа, 40 яшендә тол калган Шиһапова Гадилә апа, 4 баланы ялгыз үстергән Мохтарова Сания апа, үзенең ике ятименә тагын ике ятимне кушып тәрбия кылган Сибгатуллина Сания. Улларының ятимнәрен үз балаларыннан артык күреп үстергән Гарәфиева Мәүлия апаларның гаиләсе һәм яшьли сөйгәнен югалтып, ике кызчыгын үстереп яткан Фидаил Насыйбуллин.
Кичәдә күз яшьләре аша әйтелгән җылы рәхмәт сүзләре, матур теләкләр, чәчәк бәйләмнәре бик күп булды. Тамашачы да үзләренең авылдашларына хөрмәт белән карап, өч сәгать барган кичәдә шулар белән куанып, язмышларын үзләре аша кичереп, күз яшьләрен тыя алмадылар. Кичә мәктәпнең якты, чиста залында үтүе җылы атмосфера тудыруга сәбәп булгандыр. Мондый мөмкинлек тудырып, булышканы өчен Карагуҗа мәктәбе директоры Зарипова Земфира Юныс кызына рәхмәтебез чиксез. Кичәбезнең темасына туры китереп, матур җырларын бүләк иткән Р.Вахитова, А.Заһидуллина, Н.Зиннәтуллин, Р.Сабирова, А.Гыйбадуллин, баянчыбыз И.Зәйнуллин, һәр яклап ярдәм итеп музыкаль бизәлешне, үзенең җырын бүләк итүче З.Мохтарова, гаилә альбомы итеп эшләнгән электрон презентацияне күрсәтеп, бәйрәмгә ямь өстәгән Р.Шакировага да тамашачылар һәм үзебез исеменнән рәхмәтебезне юллыйбыз. Чакырылган кунакларга истәлекле бүләкләр җирле үзидарә башлыгы Шакиров Марат Госман улының матди ярдәме белән тапшырылды.
«Әйе, һәркемнең күңелендә читләр түгел, ә бәлки, үзе дә кузгатырга теләмәгән серләре, сагышлары бар. Әгәр бу кичә барышында сезнең күңелегезнең серләренә саксыз кагылып, мәңге тезәлмәслек ачы яраларны кузгалткан булсак, кичерегез... - дип сүзен төгәлләде кичәнең идея авторы, алып баручы А.Хөснетдинова.
Их, язмышларны үзең теләгәнчә ясап, яисә төзәтеп булса, җир йөзендә ятимнәр дә, толлар да булмас иде. Тормыш адәм баласы теләгәнчә генә барса иде. Юк шул, Ходай аларга язмыш сынауларын гел кичереп торырга язган, күрәсең. Әмма алар яшәгән гомернең дә аяз, матур көннәре шактый була. Тыныч гомер кичереп, тигезләктә дөньяның авыр йөген бергә күтәргәннәр алдында сезнең кимсенерлегегез юк, хөрмәтле авылдашларым, һәрберегезнең тормышы мул, төзек, балаларыгыз игелекле, димәк, сез тулы гаиләлеләрдән ким яшәмәдегез һәм яшәмисез. Бу кичә барышында авылдашларыгыз да, без дә моңа тагын бер кат инандык. Кеше кайгысына битараф булмыйк, яныбызда яшәгән ялгызларны, толларны авыр сүзләр, начар гамәлләр белән рәнҗетми яшәсәк иде.
Кошларның да пары бар,
Төннәрнең дә таңы бар;
Миһербансыз кыланмагыз,
Толларның да җаны бар.
Дания Җиһаншина.
Олы Карагуҗа

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: