Яшел Үзән

Якечә хәл иттеләр!

Көзге һәм язгы пычракны авыл халкы куркып көтеп ала. Ни өчен? Әлбәттә инде, юлсызлык төп сәбәп моңа. Авылда асфальт юл салынмаган урамнар бик күп әлегә. Мескен халык чыдасын гына. Бу чорда автомобильләргә дә көн бетә. Машиналар күп, ә юллар юк. Әйбәт юлны көтә-көтә арып туйгач, Олы Якедәге Чишмә урамында яшәүче...

Көзге һәм язгы пычракны авыл халкы куркып көтеп ала. Ни өчен? Әлбәттә инде, юлсызлык төп сәбәп моңа. Авылда асфальт юл салынмаган урамнар бик күп әлегә. Мескен халык чыдасын гына. Бу чорда автомобильләргә дә көн бетә. Машиналар күп, ә юллар юк. Әйбәт юлны көтә-көтә арып туйгач, Олы Якедәге Чишмә урамында яшәүче әби-апалар бу проблеманы үзләренчә - якечә хәл итте. Тоттылар да, пенсияләреннән унар мең сум җыеп, көче һәм җае булган ир-егетләрдән вак таш кайтартып җәйдерделәр. Нинди шатлык килде бу матур исемле урамга шушы 2013 елның көзендә. Тәнзилә, Гөлчирә һәм Әлфия апалар бу эшне башкарып чыккан Фәрит һәм Айрат Шаһидуллиннарга, Тәлгать Зариповка, Камил Сафиуллинга, Рәфис Гыймадиевка нинди рәхмәт сүзләрен җиткерергә дә белмиләр. Апалар башлады, ә ир-егетләр эшләп бирде. Авылдашлар хөрмәте һәм рәхмәтеннән олырак бернәрсә дә юк. Нинди үрнәк күрсәттегез сез барчасына!
Нурия Мостафина.
Олы Яке

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: