Яшел Үзән

Укытучым бүләге

Укытучы - мәдәният, белем, яктылык, акыл, матурлык таратучы. (Әминә Фазлуллина). Көтмәгәндә миңа Айдар авылында яшәүче укытучым Әминә Фазлуллинаның «Мин картайдым димәгез...» дигән шигырьләр китабын алып килеп тоттырдылар. Шигырьләр, истәлекләр... Тик беренче чиратта минем игътибарымны алар түгел, китаптагы фотолар җәлеп итте. Менә беренче биттә озын толымлы бик матур кыз рәсеме. Бу...

Укытучы - мәдәният, белем, яктылык, акыл, матурлык таратучы.
(Әминә Фазлуллина).
Көтмәгәндә миңа Айдар авылында яшәүче укытучым Әминә Фазлуллинаның «Мин картайдым димәгез...» дигән шигырьләр китабын алып килеп тоттырдылар. Шигырьләр, истәлекләр... Тик беренче чиратта минем игътибарымны алар түгел, китаптагы фотолар җәлеп итте. Менә беренче биттә озын толымлы бик матур кыз рәсеме. Бу - Әминә апаның безне укыткан вакыттагы фотосы. Алга таба карыйбыз. 1947 елда ире Фәезхан абый белән төшкән рәсемнәре. Фәезхан абыйны ул 4 ел сугыштан көтеп алды. Бу чибәр егетнең сугыштан хат алышкан кызлары да күп булган, ахрысы. Әминә апа белән бергә булгач, «ник тегесен сайламаган, ник монысын алмады» дигән сүзләр китте. Халыкның бәясе бер генә: «Әминәнең сорты бүтән шул!» Тигез мәхәббәтләре хакына аларга шушындый озын гомер биргән дә инде Ходай. Бергә яши башлауларына гына да 67 ел.
Менә Әминә апаның туган нигезе. Ул заманда да шушындый өй салган Кәримҗан абыйның булдыклыгына ничек сокланмыйсың?! Фотолар арасында мине һәм балаларымны иң гаҗәпләндергәне Әминә апаның Күгеш мәктәбе укытучылары белән төшкән рәсеме булды. Шул битне ачуга, балаларым: «Бу бит бездә бар, менә бабай!» - дип сикерешеп тордылар. Әйе, уртада - әтием, мәктәп директоры Әмирханов Ибраһим, аның янәшәсендә завуч Әминә Фазлуллина. Ә Әминә апаның алдында бик матур бала - улы Фиргать. Хәзер ул полковник дәрәҗәсенә иреште, Татарстанның атказанган юристы Фиргать Гәрәев. Рәсемнәрне карый-карый, бөтен туганнар тупланган биткә килеп җиттек. Менә әтиләре Кәримҗан абый. Ул Әрә-Тугайдан безнең имтиханнарга ассистент булып килә иде. Әле хәзер дә, рәсемнән чыгар да, өстәмә сораулар бирә башлар кебек. Кәримҗан абый җитәкләгән мәктәптән нинди укучылар киләләр иде! Без алар белән ярыша-көнләшә укый идек. Акыллы җитәкче, белемле укытучы, тәртиплелек үрнәге.
1957 елда мин әтием белән әниемне үзем эшкә билгеләнгән Киров өлкәсенә алып киттем. Берничә елдан Кәримҗан абыйның вафат булуын ишеттек. Шуны белгәч, әтинең: «Их, күреп калып булмады! Күреп калып булмады шул!» - дип ишекле-түрле йөрүе мәңге үзәгемне өзәр.
Рәсемнәрне караган саен сокланасың. Берсеннән-берсе матурлар. Әминә апаның сеңлесе Мәдинә апа Норлат урта мәктәбендә физика укытучысы иде. Аның куллары белән ясалган күргәзмә-әсбапларны ул киткәч тә, ничә буын укучылар файдаланды. Терелтә алмаслык чирдән бик иртә китеп барды шул. Менә ул моңаеп карап тора. «Ник сез мине коткара алмадыгыз, кешеләр?! Миңа әле яшәргә дә яшәргә иде!» - дип әйтә сыман.
Менә Мансур абый. Ул хәзер сикереп торыр да, гармунын алып, барыбызны да биетә башлар кебек. Бу гаиләдә барысы да гармунчылар. Бары Илдусның гына андый һөнәре барын хәтерләмим. Аның каравы, үткен сүзле, гаҗәп тапкыр. Хәзер торыр да, төртмәле сүзләре белән, мине үрти башлар кебек. Ярыша-ярыша, үртәшә-үртәшә мәсьәләләр чишә идек. Тик мин Әминә апам юлыннан әдәбиятче булып киттем, ә ул гомер буена үзенең төгәл фәненә тугрылыклы булып калды. Күп еллар укыткач, ул вакыттагы «Совет мәктәбе» журналы аша Илдус Әшрәфҗановка атказанган укытучы исеме бирелүен белдем. Әле соңгы елларда гына «Яңа гасыр» телерадиокомпания тапшыруларының берсендә математика белгечләре үзләренең казанышларында Илдусның да өлеше барлыгын әйттеләр. «Ул вакытта министрлыкта Илдус Кәримович эшли иде шул!» - дип горурланып искә алдылар.
Флюра, Диләрәләр бездән яшьрәк бик матур кызлар иде. Ә Ясминә апаның исеме генә ди ни тора! Бакырчы егете Рәхим абыйның: «Кәримҗан кызы Ясминәнең ире мин!» - дип мактануын хәтерлим.
Ә инде төбәгебезне еракларга ишеттергән Илгизәр Фазлуллин турында аерым язма кирәк булыр иде. Мин аңа: «Илгизәр, син башка берни дә язмыйча: «Белегез шуны» җырын гына язган булсаң да, данлыклы шагыйрь булган булыр идең», - дип язганым да булды. Биредә яшәгәндә син безгә кайдан килеп чыктың, дип сораучыларга: «Белегез шуны» җырының авторы Илгизәр Фазлуллин авылыннан мин дип кенә җавап бирәм.
Оныклар, балалар... Җырлыйлар бит: «Сине кемнәр сөймәсен соң, нәселең нинди нәсел!» Альфред Әлмиев әйткәндәй, алма агачыннан ерак төшәмени?!
Ниһаять, китапның төп өлешенә күчәргә дә вакыт җиткәндер. Әминә Фазлуллинаның шигырь тематикасының күпкырлылыгы һәм киңлеге гаҗәпләндерә. Монда узган гомерне барлау да, мәхәббәт тә, яшьлегебезне сагыну да, хәзерге тормышка бәя бирү дә - барысы да бар. Ә үзәктә һаман шул - мәктәп, аның проблемалары. Әминә апа гади укытучы гына түгел иде шул. Гомергә укучы күңелендә эз калдырырлык дәрес бирүләре өстенә никадәр иҗтимагый эшләр башкарды. Ул үзенең төп хезмәтен халык арасында зур эшләр белән үреп бара иде: лекция-докладлар, ата-аналар белән индивидуаль очрашулар, әңгәмәләр, концерт-спектакльләр. Менә болар барысы да шагыйрәнең иҗатында да урын алган. Хәзерге укытучылар мине гафу итсеннәр, тик мин Әминә апалар буыны белән чагыштырсам, хәзергеләрне дәрес бирүчеләр генә дип атыйсым килә. Менә чын укытучы нинди була ул! Әле хәзер дә шигырьләре, язмалары белән халыкка хезмәт итүен дәвам итә. Әминә ападан фатиха алучы яшь парларга да аның үз шигыре, мәктәптәге күренекле даталарны да шигъри юллар аша чагылдыра. Туган ягыбызның матур табигате турындагы шигырьләре балачагыма алып кайтты, иҗаттагы акыллы киңәшләре яшьләрне матур итеп яши белергә, өлкәннәрне узган гомер белән горурланырга өйрәтә.
Хәзерге заманның чире - мәктәпләр ябылу, авыллар бетү безнең якны да читләтеп узмаган икән шул. «Авылыма» шигыре шул проблеманы күтәрә.
Ярый әле авылыбызда
Моңлы азан тавышы бар, - ди ул. Бу уңайдан тагын бер рәсемгә тукталмый булмый. Айдар авылы мәчете. Аны бик матурлаганнар, койма белән әйләндереп алынган. Без үскәндә ул клуб хезмәтен үти иде. Хәзер аңа карап, «гафу ит безне, без синдә җырлап-биеп үстек бит», - диясе килә.
Әминә апа иҗатында хәзерге тормышта безне борчыган тагын бик күп проблемалар чагылыш таба. Телевизордан күрсәтелә торган (гафу итегез, русча язам) срамнарны да фаш итә ул. Шул ук вакытта матурлыкка, инсафлыкка мәдхия дә аның игътибар үзәгендә. Яшьләр үрнәк алсыннар, өлкәннәр юансыннар дип, «Менә шулай яшәгез» дигән кереш сүз белән мин әле үзебездә чыгып килә торган «Дуслык» газетасында Әминә апаның берничә шигырен бастырдым да.
Рәхмәт, остазым, бүләгең өчен, үрнәгең өчен. Озак яшәгез, Әминә апа, Фәезхан абый!
Дамира Әмирханова.
Киров өлкәсе, Нократ Аланы районының Урта Шөн авылы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: