Яшел Үзән

Тормышка гашыйк иде

Һич истән чыкмый торган кешеләр бар. Мөслимә Гашыйк кызы Трегулова - минем өчен шундыйларның берсе. Аның турында истәлекләрем белән уртаклашасым килә. Ул, чабып йөргән җиреннән, авырып та ятмыйча, кинәт кенә китеп барды. Әйе, кеше гомере шундый инде: үлемнең кайчан киләсен беребез дә белми. Ләкин һәр шәхеснең үз тормыш тарихы, һәм...

Һич истән чыкмый торган кешеләр бар. Мөслимә Гашыйк кызы Трегулова - минем өчен шундыйларның берсе. Аның турында истәлекләрем белән уртаклашасым килә. Ул, чабып йөргән җиреннән, авырып та ятмыйча, кинәт кенә китеп барды. Әйе, кеше гомере шундый инде: үлемнең кайчан киләсен беребез дә белми. Ләкин һәр шәхеснең үз тормыш тарихы, һәм башкарган эшләре истәлек булып кала.
Мөслимә апа, милләтебез, телебез мыс­кылланган чорда шул проблеманы күтәреп, зур эш башкарган, татар гимназиясен ачуда зур фидакарьлек күрсәткән шәхес. Ул шәһәребездә бик авыр шартларда беренчеләрдән булып татар балаларын туплап, сый­ныф оештырды. Алар күңеленә милли орлыклар салды, олы тормыш юлына чыгарды. Ул балалар аны гомер буена онытмаслар, үз балаларына да укытучысын үрнәк итеп сөйләрләр дип ышанасы килә. Чөнки ул аларга милләтебезнең, теле­безнең һәм аның күренек­ле шәхесләренең бөек­леген аңлат­кан, белемен, күңел җылысын биргән. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булып, балаларны тәрбия кыл­­­­ды. Күп еллар эш­ләү дәверендә үзенең укучыларын язучылар, артистлар, галимнәр белән очраштырды, театр, концертларга йөртте. Укучылары бе­лән фольк­лор әсәрләреннән концертлар оештырды, җыр­га, биюгә өйрәтте. Күп кенә хезмәттәшләренә үрнәк булып, яшьләргә һөнәри ярдәм дә күрсәтте әле ул.
Ә бит укытучы тормышы мәктәп эше, укучылар белән генә чик­ләнми. Ул арбаны тартуы да аңа ай-яй, җиңел генә бирелми. Гаилә хәлләре турында язсаң, бер томлыкка гына сыймас иде. Үтә тырышлыгы, хезмәт сөюе, көчле рухлы булуы белән барлык кыенлыкларны җиңеп яшә­де. Фатирындагы ре­­монт эшләрен, бакчадагы бетмәс-төкән­мәс эшләрне дә, туган-тумача, балалар проблемаларын да үз өстенә алды. Шулай да йөгерә-чаба дус-ишләрне дә үз янына тупларга, ярдәмләшер­гә, үзе үстергән, пешергән нигъмәтләр белән сыйларга да өлгерә иде.
Тормыш дәрте бе­лән кайнап торса да, инде кайтмаска, мәңгелеккә китте. Сагынабыз, еш искә алабыз. Онытмыйк, догалардан калдырмыйк. Кабере - нур­лы, рухы шат булсын.
Фаягөл Ситдыйкова.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: