Яшел Үзән

Тиздән үзебез дә чүпкә әйләнәбез

Чүп турында күпме язып-сөйләп торсалар да, авылларда чүп җыю мәсьәләсендә алга китеш сизелми. Безнең авылда, район хакимиятеннән күрсәтмә булгандыр инде, авыл кырыендагы чүпләрне трактор белән күмеп куйдылар да, эш бетте дип уйладылар, ахрысы. Чүп бит ул хәзер, бет кебек, минут саен үрчи тора. Аны күмеп кенә бетерә торган түгел, проблеманы...

Чүп турында күпме язып-сөйләп торсалар да, авылларда чүп җыю мәсьәләсендә алга китеш сизелми.
Безнең авылда, район хакимиятеннән күрсәтмә булгандыр инде, авыл кырыендагы чүпләрне трактор белән күмеп куйдылар да, эш бетте дип уйладылар, ахрысы. Чүп бит ул хәзер, бет кебек, минут саен үрчи тора. Аны күмеп кенә бетерә торган түгел, проблеманы цивилизацияле хәл итәргә, авылларда чүп җыю эшен җайга салырга кирәк. Югыйсә, үзебез дә чүпкә әйләнеп, юкка чыгачакбыз. Карагыз әле авылда күпме кеше өч хәрефле авырудан (исемен дә атарга куркабыз хәтта) япь-яшь килеш гүр иясе булды. Бу авыруның таралу сәбәбе иң беренче экологиянең бозылуында бит. Әйдәгез, кулдан килгәнне эшлик инде, миңа бу авыру килмәс, дип, кул кушырып утырмыйк!
Гөлсинә Хәсәнова.
Яшел Үзән
P.S. Хөрмәтле Гөлсинә, бу юнәлештә эш бара. Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсе һәр атнада чүптән ничек котылырга дигән сорауга җавап эзләп башлана. Идел аръягы авыллары өчен ашыгыч рәвештә ике чүп җыю машинасы сатып алынган инде. Ләкин бу заманда бушка бернәрсә дә юк, моның өчен күпмедер түләргә кирәк булырга мөмкин, сезнең тарафтан да аңлашу булыр дип ышанабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: