Яшел Үзән

Әтине Сездән башка искә алучы булмады

Мин «Яшел Үзән» газетасын һәрвакыт яратып укыйм, көтеп алам. «Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтучылардан күпсенмәгез» дигән язманы укыгач, кулыма ручка алмый булдыра алмадым. Зур Өтәк авылында яшәүче Гөлфирә Маннапованың язган сүзләре һәрберсе бик дөрес. Минем әнием дә Суслонгер лагеры юлларын бик күп мәртәбә таптаган, кайда - җәяү, кайда товарный поездларга эләгеп,...

Мин «Яшел Үзән» газетасын һәрвакыт яратып укыйм, көтеп алам. «Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтучылардан күпсенмәгез» дигән язманы укыгач, кулыма ручка алмый булдыра алмадым. Зур Өтәк авылында яшәүче Гөлфирә Маннапованың язган сүзләре һәрберсе бик дөрес.
Минем әнием дә Суслонгер лагеры юлларын бик күп мәртәбә таптаган, кайда - җәяү, кайда товарный поездларга эләгеп, әтигә ашарга алып барган. Әтинең сөйләве буенча, Суслонгерда ачлыктан, пычраклыктан бетләп беткәч, сугыш утына кергәннәр. Әти сугышта, яралы солдатларны җыеп, ат арбасына төяп, дәвалану урынына урнаштыра торган булган. Бер тапкыр яраланган, азрак дәваланган да, яңадан шул эшен дәвам иткән. Ә бервакыт бомба астына эләгә. Арбасына төягән солдатлар һәлак була, ат да үлә. Ә әтиемнең гомере бетмәгән икән - бик каты яралана. Күпмедер дәвалангач, күкрәгендәге кыйпылчык­лар белән авылга кайтып егыла. Сугыштан кайтканда бер кулы бөтенләй эшләми иде. Авылга кайткач, кадер-хөрмәт көтеп тормый инде. Кайткан көннең иртәсен үк колхозга эшкә чакырдылар. Яралы булса да, колхоз председателе итеп куйдылар. Ул вакытта машина-тракторлар юк, бар эшне дә ат-үгез җигеп эшләделәр. Сбруйлар юк. Әтием бер кулы белән булса да, азапланып, сбруйларны, камытларны үзе тегә, үзе ясый иде. Пенсия яшенә җиткәч, бер тиен дә пенсия алмыйча, күкрәгендәге кыйпылчыклар тынгылык бирмәгәнгә теге дөньяга китеп барды. Без, җиде баладан, мин дә энем генә калдык. Әти-әни дә бер рәхәт күрмичә бакыйлыкка күчте.
Әйтәсе килгән сүзем шул: сугышта әтине белгән, бергә булган кешеләр бар икән. Әтиемне искә алып язуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм, бик шат булдым. Шушы гомергә кадәр Сездән башка искә алучы кеше булмады. Әтием сугыш турында елый-елый сөйли иде: бүгенгедәй барысы да хәтеремдә.
Үзем 1936 елгы. Бер рәхәт тә күрмәдек, гел ачлык булды, өскә кияргә кием дә юк иде...
Гүзәлия Йосыпова
(Камалетдин Сәлахетдинов кызы).
Күгәй

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: