Яшел Үзән

Татарча да яхшы бел...

Бу язмам әлеге дә баягы татар телен белеп тә, татарча сөйләшергә оялучылар турында. Тик алдан ук искәртеп куям: түбәндәге язылачак фикерләр бөтен татар кешесенә дә кагылмый, арада татарча сөйләшергә оялмаган кешеләр бик күп. Сүзем медицина учреждениеләрендә, пенсия фондында, социаль яклау бүлегендә, хокук (юриспруденция) өлкәсендә эшләүчеләр турында. Әгәр мин бу өлкәдә...

Бу язмам әлеге дә баягы татар телен белеп тә, татарча сөйләшергә оялучылар турында. Тик алдан ук искәртеп куям: түбәндәге язылачак фикерләр бөтен татар кешесенә дә кагылмый, арада татарча сөйләшергә оялмаган кешеләр бик күп.
Сүзем медицина учреждениеләрендә, пенсия фондында, социаль яклау бүлегендә, хокук (юриспруденция) өлкәсендә эшләүчеләр турында. Әгәр мин бу өлкәдә эшләүчеләр белән күзгә-күз очрашмаган булсам, бу турыда язып та тормас идем. Бәлки әле чынлап торып газетага язып тору да кирәкмидер, андый кешеләр бит барыбер «Яшел Үзән»не укымый, аңа язылмый да. Мин моны үзем өчен түгел, ә бәлки шушы учреждениеләрдән проблемасын хәл итә алмый кире борылып китүче әби-бабайларны кызганып язам. Мин андыйлар белән үземә кирәклесен сөйләшеп кайта алам. Ә татар карт-карчыкларына татарча аңлатсаң да чакка гына туры килә бит. Гомумән, Яшел Үзәндә бу проблема кабыргасы белән тора. Оялабыз... Татарча сөйләшергә урыс халкыннан оялабыз. Харап итәләр бит алар татарча сөйләшсәң! Даны бөтен Россиягә таралып өлгергән Динә Гариповадан да бер авыз сүзне татарча әйттермәделәр. Хәер, кем белә, бәлки, үзенең әйтәсе килмәгәндер... (Сүз Яшел Үзәндә төп чыршы янында 2013 елны каршылагандагы концерт хакында бара). Ә менә әрмән егете Аршак Алтунян татарча җырларга да, әрмәнчә җырларга да оялмый. Шулай ук грузин кызы Телия дә. Ә Эльмира Кәлимуллина Мәскәүдән дә татарча җырлап кайтты, бөтен Россия урыслары алдында оялып тормады. Рәхмәттән башка нәрсә дип әйтәсең аңа?! Ярар, болары кечерәк рангтагылар. Ә менә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, хәзергесе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зур трибуналардан татарча сөйләшергә оялмыйлар, русчага кереп китәләр, татарчага күчәләр һәм бик яхшы килеп чыга: бөтенесе аңлый, бер кеше дә сүз әйтми. Минемчә, ике дәүләт теле бертигез югарылыкта булгач, шулай булырга тиеш.
Татар теленең куелышы Казан, Чаллы, Түбән Камада яхшырак. Мәсәлән, Түбән Камада трамвай тукталышларын башта татарча, аннары рус телендә әйтәләр.
Күптән түгел үзебезнең участок табибы Зөфәр Хәялиев юлламасы белән Казанга МКДЦга барырга туры килде. Беренче генә баруым булса да, барып таптым тагын. Кыска гына әйтеп үтәсе килә: чыннан да, бу оешмада тәртип икән, башка медицина учреждениеләре белән чагыштырганда - җир белән күк арасы. Менә шул диагностика бүлегендә япь-яшь шәфкать туташлары, табиблар эшли. Миңа алар белән бик еш аралашырга туры килде. Түшләрендә исем-фамилияләре язып эленгән, шуңа күрә үзебезнең милләт кешесен белеп була. Менә шундыйларга махсус татарча эндәштем, алар исә саф татар телендә җавап бирделәр. «Ничек мондый җирдә татар телендә сөйләшергә оялмыйсыз, күбесе бит русчаны адәм рәтле белмәсә дә сөйләшеп маташа?» - дим. Ә алар миңа көлеп: «Әй абый, нәрсәгә оялып торырга, тагын бер-ике тел белсәк, шул телләрдә дә сөйләшер идек әле!» - диләр. Шушы сүзләреннән соң күңелгә рәхәт булып китте. Менә безнең татар кызлары! «Афәрин, кызлар, гел шулай татарча сөйләшегез!» - дидем.
Югарыда социаль яклау оешмасын телгә алган идем. Кызганычка, биредәге татарлар да русча гына сөйләшергә ярата. Ә менә җитәкчеләре турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтәсе килә. Моның сәбәбе дә бар, чөнки Зөһрә Кыямовна, мин җитәкче дип тормый, татар кешесе белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Шул уңайдан бер вакыйга искә төште.
Моннан 2-3 ел элек аның янында булырга туры килде. Авылдагы ике әбинең сөйләшүе колакка керде. Бу әбиләрнең берсенә 9 айдан бирле рәтләп субсидия килми икән. Әби өч тапкыр Яшел Үзәнгә килеп караган, өчесендә дә «так и должно быть» дип, кире кайтарганнар. Моны ишеткәч, теге әбигә: «Әби, син аның начальникларына приемга кереп кара. Аны бик яхшы кеше дип әйтәләр», - дим. «Әй, миннән буламы инде ул начальник белән сөйләшү!» - ди. «Ярар, телефоннан приемы кайчан икәнлеген белермен дә, икәү Яшел Үзәнгә барып кайтырбыз», - дим. Ярар, прием көнне киттек социаль яклау бүлегенә. Коридорда кеше күп көтеп утыра иде. Без авылдан дигәч, безне чакырып кертте, әбинең хәлләрен сорашты, ни йомыш белән йөрүен белеште. Аннары телефон трубкасын алып, кемнәрнедер үз кабинетына чакыртты. Минут та үтмәде, ноутбукларын күтәреп, бер егет белән кыз килеп керделәр. Җитәкче аларга проблеманы аңлатты, тиз генә хатаны табарга кушты. Ун минуттан проблеманы хәл иттеләр. Шуннан теге кыз: «Әби, бер айдан субсидия нормально килә башлар, тик ай ахырында шалтыратып җибәрегез», - ди. Моны Зөһрә Кыямовна ишетеп алды да: «Әбинең дүрт тапкыр килүе җитмәгәнмени сезгә, тагын шалтыратырга кушасыз. Әнә телефонын алыгыз да, үзегез шалтыратыгыз!» - дип, «өшкереп атты» тегеләрне. Әби миннән җитәкчегә рәхмәт әйтеп шалтыратуымны үтенгән иде, менә, форсаттан файдаланып, әбинең рәхмәтен Зөһрә Кыям кызына җиткерәм.
Минем бу язмам каләм белән дәфтәр бите тырнап утыру гына булып калмасын иде. Бу мәсьәләне барлык җитәкчеләр җыела торган сессиядә тикшерсәләр, авыл халкына файдасы тими калмас.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: