Яшел Үзән

Соңгы хат

(Бәхтияр Алиев шигыренә нигезләнеп язылды). Рамин белән Динә аерылгысыз дуслар иделәр. Бер караш, ярты сүздән аңлый белде алар бер-берсен. Уртак дуслар, уртак уй-хыяллар, икәүдән-икәү генә калып, йолдызлар санап утырган төннәр... Ике йөрәк арасында мәхәббәт бөреләнеп килүен алар сизми иде әле. Вакыт үтә торды, ике яшь йөрәк тормышны бер-берсеннән башка күз...

(Бәхтияр Алиев шигыренә
нигезләнеп язылды).

Рамин белән Динә аерылгысыз дуслар иделәр. Бер караш, ярты сүздән аңлый белде алар бер-берсен. Уртак дуслар, уртак уй-хыяллар, икәүдән-икәү генә калып, йолдызлар санап утырган төннәр... Ике йөрәк арасында мәхәббәт бөреләнеп килүен алар сизми иде әле. Вакыт үтә торды, ике яшь йөрәк тормышны бер-берсеннән башка күз алдына да китерә алмый башладылар. Рамин Динә янына ашыкканда, парктан гына булса да чәчәкләр җыеп килде. Егет - кызы, кыз - егете өчен яшәделәр.
Эх, мәхәббәт! Янәшәңдә тиң ярың күзләреңә сөеп бакканда нинди татлы икән лә син! Әйтерсең лә Рамин белән Динә җир йөзендә икәүдән-икәү генә, аларга беркем дә комачауламый, аларга башка беркем дә кирәкми! Алар бәхетле! Татлы бәхет гомерлек сыман иде.
Барысы да бер көндә җимерелде... Кесә телефонына смс-хат килгәч, Рамин сагынуы турында язгандыр дип уйлап, Динә, шатлыклы йөз белән, телефонына үрелде. Раминнән! Кинәт телефон кызның кулыннан төшеп китте... Динә басып торган җиреннән идәнгә ауды. Кызның тыны кысылды, сулыш алу авырайды, йөрәге ешрак тибәргә тотынды... Кыз ут эчендә калган сыман эсселәде, пеште, янды. Тамырларындагы кан кайныйдыр кебек тоелды аңа. Смс-хатта: «Мин сине яратмыйм, минем бүтән ярым бар. Гафу ит, сау бул мәңгегә!» - дип язылган иде.
Ничек? Ничек инде гомерлеккә янында булырга антлар эчкән Рамин, аны менә шулай бер смс белән ташлый алсын ди? Юк, бу бары шаяру гынадыр! Аның беркеме дә юк! Моның булуы мөмкин түгел!
Башында кайнаган уйларыннан арына алмаган Динә, өстәл өстендә яткан сумкасын эләктерде дә, урамга йөгерде. Автобус Рамин йорты янындагы тукталышта туктауга, Динә, бернигә дә әһәмият бирми, сөйгәне торагына йөгерде. Йөгермәде - очты! Аңа барысын да уртага салып сөйләшергә, аңлашырга кирәк иде! Рамин яшәгән йортка керүгә, кызның йөрәге, чыгып китәр булып, дулап-ярсып тибәргә тотынды. Егет торган катка күтәрелгән ара Динәгә мәңгелек булып тоелды. Үзе баскычтан атлый, үзе Раминне тизрәк күрүе турында хыяллана. Я, Ходай! Ничек сагындырган икән бит ул! Әле кичә генә күрешкәннәр иде, Динә сагынып та өлгергән!
Рамин яшәгән катка менеп җитүгә, Динә ишек төбендә таш һәйкәлдәй катты да калды. Чакыру төймәсенә басарга кулы бармады аның. Ярсыган йөрәген тынычландырырга теләп, ул бер мизгелгә татлы хыялларына чумды. Менә ул тыныч кына төймәгә басар. Озак та көттерми, Рамин, шат елмаеп, ишекне ачар да, Динәне кочагына алыр. Барысы да шаяру гына икәнлекне аңлатып, Динәне кысып кочаклар... Эх, хыяллар. Нигә хыяллар гына шундый татлы була икән ул? Нигә чынбарлык үзәкне өшетерлек кырыс икән?
Динә, барлык булган батырлыгын җыеп, төймәгә басты, тик ишек ачылыр­га ашыкмады. Тагын басты. Ишектә Рамин күренмәде. Ярсуына түзә алмыйча, кыз кабат-кабат төймәгә басты да, йодрыкларын йомарлап, ишеккә сугарга тотынды. Кайда йөри ул? Тузан бөртеге кадәр дә гаебе булмаган кыздан шулай көләргә ничек батырчылык итә ул?
Динә, үзен-үзе абайламый, ишеккә сөялеп, идәнгә шуышты. «Яңа яры янәшәсендәдер шул!» - дигән уй узды аның башыннан. Дерелдәгән иреннәрен тешләп, башындагы буталып беткән уйларын җайга салырга тырышты. Ишек төбеннән торды да, Раминнең уку йортына юнәлде. Җәйге ял вакытында эштә калган укытучыларны очраткач та, юатырлык җавап ишетмәде: «Чит илгә очам дигән иде». Эш урынына барып, анда да Рамин турында сорашкач, «Европага юнәләм диде» дигән сүзләр генә ишеттерделәр. Кыз янә Рамин яшәгән йортка юл тотты. Ул тагын чакыру төймәсенә кат-кат бас­ты, йодрыкларын йомарлап, ишекне төйде, елады, ярсыды, сөйгәнен дәште, тик аңа җавап бирүче булмады. Егетнең күршесендә яшәгән ялгыз әби генә ишеген ачып: «Ул ике-өч көн күренмәде инде», - диде. Тәмам алҗыган кырыс мәхәббәт корбаны, бөтен көчен җыеп, үз йортына юнәлде. Аңа хәзер беркем дә, бернәрсә дә кирәкми иде. Аны алдадылар! Аңа өзелеп сөйгән яры хыянәт итте!
Кыз үз эченә бикләнде, әти-әнисе белән дә сөйләшмәс булды. Бердәнбер кызлары өчен ут йоткан ата белән ана кызның хәленә күпме төшенергә теләп карадылар, тик берни дә барып чыкмады. Кыз бик нык ябыгып, төннәрен дә йокламый башлагач, кайгыга калган ата һәм ана кызларын дәваханәгә салырга мәҗбүр булдылар. Монда да әллә ни үзгәреш сизелмәде. Ул палатасына әти- әнисен дә, хәлен белергә килгән иптәш кызларын да керттермәде.
Вакыт үтә торды, ярты ел чамасы дәвалангач, кызның хәле бераз җайланды. Ул, элеккечә үк булмаса да, хәзер әти-әнисе белән дә, иптәшләре белән дә аралаша башлады. Рамингә карата рәнҗү хисләре тоярга тырышса да, йөрәгендәге сөюне сүндерә алмады.
Кайчандыр Рамин белән очрашып, күңел ачып йөргән паркны сагынган кыз, яраткан китабын алды да, шунда юл тотты. Кайдадыр, йөрәкнең иң ерак, яшерен, караңгы почмагындагы кечкенә генә өмет яшәүдән туктамады. Юлында Рамин очрар кебек иде.
- Нәрсә турында укыйсың? - паркта китап укып утырган җиреннән бүлдерде ягымлы тавыш. Динә каушавыннан китабын җиргә төшереп җибәрде. Ипләп кенә китапны җирдән иелеп алган яшел күзләр иясе сихерле карашын туп-туры Динәгә төбәде. Әйтерсең лә, бу күзләрне кызның беренче генә күрүе түгел. Әйтерсең лә, алар кызга күптән таныш. Аларда ниндидер өмет чагыла иде.
- Рәхмәт! - диде Динә, китапка үрелеп.
- Ммм, Зифа Кадырова «Сагынырсың, мин булмам». Шәп китап!
- Әйе, - диде кыз, үзен тыныч тотарга тырышып һәм китәргә ашыкты. Егет нидер әйтергә теләп, кызның кулына сузылды. Динә тиз генә кулын тартып алды да, парктан чыгып йөгерде.
«Ничек кылана бит ә! Китапны алып бирүгә, кулга сузыла! Геройлык эшләгән диярсең!» Егет турындагы уйлар көне буе кызның башыннан чыкмады.
Икенче көнне Динә паркка бармаска булды. Анда янә яшел күзләр иясен очратырга курыкты ул. Ләкин шул ук вакытта, ул серле күзләрне, сөйкемле йөзне күрәсе дә килде аның. Егет аңа бик якын булып тоелды. Көнозын үзенә үзе каршы килеп йөрсә дә, түзмәде, китабын эләктереп, паркка китте. Серле караш иясе күренмәде. Кыз җайлап кына урындыкка утырды да, китап укыр­га кереште.
-Бүген мин сине җиңел генә җибәрмим инде, - диде ягымлы тавыш иясе, кызга туры карап. Динә күтәрелеп караса, каршысында елмаеп кичәге егет басып тора, - Нәфис булам! Мин сине монда күптәннән көтәм инде.
- Динә, - дип җавап кайтарды кыз. Өстәп ни дияргә белмичә: - мин ашыгам!
- Бәлки, мин сине өеңә кадәр озатып куярмын? - егет өметле күзләре белән кызга карады.
- Рәхмәт, мин үзем, - диде Динә кызарып.
Егет, утыргыч янында үсеп утырган чәчәкне өзеп алды да, кызга сузды:
- Каршы килмәсәң, иртәгә сиңа күп итеп җыеп бүләк итәр идем?!
- Кирәкмәс! - диде кыз, үзен тыныч тотарга теләп.
- Ә мин калмыйм синнән! Барыбер синең белән кайтам, - диде егет елмаеп. Динә, каршы килүдән файда юклыгын аңлап, килеште.
Беркайчан да Динәне ялгыз калдыр­маска сүз биргән Нәфис, дөрестән дә, һәрвакыт кызның янәшәсендә булды. Динә бәхетенә каршы килмәскә булды. Язмыш аннан Раминне тартып алып, Нәфис белән очраштырган икән, димәк, Нәфис - аның бәхете өлеше! Үткәнне җибәрергә, хыянәтчеләрне оныта белергә кирәк!
Өй мәшәкатьләре белән йөргәндә, Динәгә элеккеге танышы хат китерде. Биш яшьлек кызын йоклаткач, Динә хатны укырга кереште. Кемнән икәнен дә белмәгәч, тизрәк хатны укыйсы килде аның. Йөзендәге елмаю белән кулындагы кәгазьне укырга керешкән хатын, агарынып, стенага сөялде.
«Исәнме, кадерлем! Әгәр син бу юлларны укыйсың икән, димәк син көчле кеше! 10 ел элек күзләреңә карап әйтә алмаган сүзләрне, язып тапшырырга булдым. Бүтән чара тапмадым.
Кинәт кенә, мәгънәсез сүзле смс-хат язып, тормышыңнан югалдым, имеш, яратмыйм, башка ярым бар...Эх, матурым, ничек сине яратмас­ка мөмкин? Синнән башка беркемне күрмәдем, яратмадым, сөймәдем! Сөя алмас та идем!
Мин бу хатны сиңа шул ук җәйдә яздым. Синең тормышыңда барысы да үз урынына кайтып, тиң ярың очрап, минем белән бәйле хатирәләр юкка чыккач тапшырырга куштым. Мин алдадым сине, гаебемне таныйм. Тик бүтән чарам калмады, минем өчен барысын да язмышым үзе хәл итте. Беләсеңме, иң авыры - син йодрыкларың белән ярсып елый-елый төйгән ишекнең икенче ягында утыру... Ышан, мин дә ул вакытта күпме күз яше түктем... Хәзер дә, бу үкенечле хатымны язганда да елыйм...
Тик менә эш нәрсәдә: хастаханәдә табибларга күренгәч, берничә ай вакыт гомерем калуын җиткерделәр. Минем баш миендә яман шеш барлыгы ачыкланды. Ышан, кадерлем, мин чит илгә дә очмадым, Европага да китмәдем. Мин синең янәшәңдә идем.
Кичер мине! Сиңа ак күлмәк бүләк итеп, бәхетле итә алмадым. Боларның барысын да сине өзелеп сөйгән егет эшләгәндер дип ышанам.
Кичер, кадерлем! Мин синең күз алдыңда көеп-сулып ята алмас идем. Мине авыру килеш күреп, син киләчәгеңне төзи алмаган булыр идең. Бәхетсез үткәннең күләгәсе сине һәр җирдә эзәрлекләп йөрүен теләмәдем...
Сине өзелеп яратучың...»
Гөлүсә Зарипова.
Олы Яке

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: