Яшел Үзән

Шагыйрь шигырь укый!..

Кешелек тавының иң биек ноктасына менеп баскан да, шагыйрь шигырь укый. Ул яшь тә түгел, карт та түгел - шагыйрь. Гүя вакытлар тукталган, дөньяда бары тик шигырь генә бар. Ә күңел шигырь дулкыннарына көйләнгән, ул оча, канатлана, ул илһам дөньясында... Тыңлагыз, шагыйрь шигырь укый! Китапханәдә Равил Сәйфетдинов белән очрашуның кульминациясе,...

Кешелек тавының иң биек ноктасына менеп баскан да, шагыйрь шигырь укый. Ул яшь тә түгел, карт та түгел - шагыйрь. Гүя вакытлар тукталган, дөньяда бары тик шигырь генә бар. Ә күңел шигырь дулкыннарына көйләнгән, ул оча, канатлана, ул илһам дөньясында...

Тыңлагыз, шагыйрь шигырь укый!
Китапханәдә Равил Сәйфетдинов белән очрашуның кульминациясе, иң югары ноктасы да аның үз шигырьләрен укыган вакыт булгандыр. Ә шигырьләре... Анда үткән тарихыбыз да, шагыйрь туып үскән Мулла Иленең күренекле шәхесләре дә, бүгенге заманга карата мөнәсәбәт тә, моңлы лирика, нечкә юмор да - сүзләрнең энҗе кебек үрелгән тәсбихендә төп-төгәл үз урынын алганнар.
Мулла Иле тарихы да, безнең Ачасыр авылы тарихы, гомумән, башка Тау ягы авыллары тарихы кебек, Болгар чорларына барып тоташа.
...Болгар дәүләтләре, Казан ханлыгы туздырылгач, татар халкы авылларда үзенә сыену урыны таба һәм шунда татарлык рухын да саклап кала ала. Равил абый горурланып искә алган, халык хәтерендә Вәисиләр хәрәкәте дип истә калган, бу хәрәкәтнең лидерлары Баһаветдин һәм Гайнан Вәисовларның нәкъ менә Мулла Иле авылыннан чыгуы гаҗәп тә түгел. Күп гасырлык тарихы булган бу авыл мәгърифәтле, аңлы-белемле төбәк булып хәтердә яңара. Вәисиләр хәрәкәте турында кызыксынган кешегә яңа материалларны «Гасырлар авазы» журналының 2010 елның 3,4нче саннарында «Это мучительно больно» дигән баш астында Һаҗәр Вәисованың әтисе Гайнан Вәисов, гомумән, Вәисиләр хәрәкәтенә гадел бәя бирүне үтенеп КПССның генераль секретаре М.Горбачевка язган хаты белән танышып чыгарга тәкъдим итәм.
... Әйе, илдә бераз ирек исе килә башлагач, татар халкының алдынгы карашлы фидакарь уллары, ирек, азатлык - милләтләрнең бертигез хокукта булулары турында фикерләрен алга куеп, үзләре сайлаган юллар белән көрәшкә күтәрелгәннәр һәм... гомерләре белән түләгәннәр. Равил абыйның «Вәисиләр турында хикәят»ен укыгач, уйга калам - хөр фикерле икән син, Мулла Иле. Вәисиләр хәрәкәтенең кыйммәте, бигрәк тә бүгенге дөнья күзлегеннән чыгып караганда, кешеләрнең рухи дөньяны онытып, берсеннән-берсе уздырып матди байлык туплаган чорда ачык күренә.
Равил абый Сәйфетдинов дин һәм әдәбиятны бергә үреп бара алган шәхес. Ә дин һәм әдәбият берлеге - милләтебез сагында торучы кыйммәтләр икәнен инде исбатлыйсы юк. 2009, 2011 елларда Россия Мөфтиләр шурасы «Мөхәммәт Мостафа саллалаһу галәйһи вәссәләм - һәр ике дөньяга рәхмәт йөзеннән җибәрелгән пәйгамбәребез» дигән темага иң яхшы шигъри әсәргә игълан ителгән бәйгедә катнашып, җиңүгә ирешә һәм Мәскәүгә барып, югары бүләк алып кайта. Ул моңа «Пәйгамбәрдән килгән сәхабәләр» исемле шигыре өчен лаек була.
Равил абыйның иҗаты турында бик күп язып булыр иде. Аның туган ягы - Мулла Илен яратып язган шигырьләре үзләре генә дә ни тора. Хәтта, ник безнең Ачасыр турында шулай язучы юк икән, дип көнләшеп тә куясың.
Суык кышның салкын таңында
Мин яратам терлек карыйсын.
Рәхәтләнеп сулыйм шул чагында
Печән исе катыш пар исен.
Бу шигырендә Равил абый җир кешесе, авыл кешесе. Ә менә монысында,
Кеше дигән олуг бәндәсенә
Мулдан биргән Ходай байлыкны.
Җан идарә итә тәне белән,
Аң яктырта бөтен барлыкны.
Җан язмышы Аллаһ хозурында,
Аның көчен акыл билгели.
Акыл белән бәндә фикер кыла,
Гыйлем җыя, теләкләр тели. -
дигәнендә, ул инде мәңгелек үрләренә басып, зур тәҗрибә туплаган аксакал - философ.
Равил абый шәхесенең иң матур ягы шул - ул кул җитмәслек бөек тә һәм шул ук вакытта гади дә, минемчә. Кемдер анда оста җитәкче, коеп куйган мөгаллим сыйфатлары күрсә, мин аны нечкә күңелле иманлы шагыйрь дип атар идем. Ул бит Мулла Иленеке генә түгел, ул безнеке дә - Тау ягыныкы.
Ходай Сезгә исәнлек бирсен, Равил абый. Олы Ачасыр авылының китап яратучылары нурлы йөзегез, саф күңелегез белән пәйгамбәрләр юлыдай гомер юлыгызны сау-сәламәт дәвам итүегезне тели.
Зөлфирә Касыймова.
Олы Ачасыр

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: