Яшел Үзән

Радиомны бернигә дә алмаштырмыйм

Элек түгел, хәзер булган хәл. Минем бик зур сөенечем булды бит әле. Моннан 30 ел элек күршем Равил алып кайтып биргән радиом сөйләүдән туктады. Өч ай интектем. И рәхәт иде ул радио, хәтта гарәпләрне дә тыңлап була иде. Рамазан аенда, бөтен ихласларын биреп, тәравих укыйлар, әни шуларны бик яратып тыңлый...

Элек түгел, хәзер булган хәл. Минем бик зур сөенечем булды бит әле. Моннан 30 ел элек күршем Равил алып кайтып биргән радиом сөйләүдән туктады. Өч ай интектем. И рәхәт иде ул радио, хәтта гарәпләрне дә тыңлап була иде. Рамазан аенда, бөтен ихласларын биреп, тәравих укыйлар, әни шуларны бик яратып тыңлый иде. «Татарстан» радиосыннан җомга көнне «Иртәнге нур»ны тыңлый идек. Анда бик матур вәгазьләр сөйлиләр. Менә шул тапшыруны тыңлаудан мәхрүм булдым бит. «Болгар» радиосының гайбәтенә кереп тормыйм инде, анда шул Дилбәр алып барган «Хак дин» тапшыруын гына тыңлый алам. Тапшыруы өч минут кына барса да, бик күркәм сөйли.
Апаның кызы Гөлназ бияләй кадәр генә радиоалгыч алып кайтып бирде. Әмма миңа кирәк каналны табып бирүче булмады. Күршем Лилия өйрәткәнчә, үзем тотындым, белгәннәрне укып. Хикмәти Хода! Тәлгать Хамматшинның мөлаем тавышы ишетелеп китмәсенме?! Бик якын кешем белән очрашкан кебек булдым. Урысча алып бара торган кешенең дә тавышы бик якын тоелды. Җомга көнне «Иртәнге нур» тапшыруын алып баручы Рәкыйб Гаффарга да ачуым бетте! Югыйсә, һава торышы әйткәненә туры килми бит!
«Иртәнге нур» - бик кирәкле тапшыру. 70-80 яшьлекләр өчен аеруча. Намазга өйрәнеп булмый, зиһен юк, диючеләр күп. Өйрәнәсе килмәгәч, шайтан шулай куша инде. Син авырыйсың, ятып кына тор, дип, өстеңә кара чикмәнен ябып куя. Ә кеше радиоалгычтан шундый мәгънәле вәгазьләрне тыңламый кала, йок­лый. И газиз дин кардәшләрем, иртәнге радиодан яңгыраган азан белән торсаң, күңелләрне сафландырып җибәрә торган вәгазьләрне тыңласаң, шулардан гыйб­рәт алып яшәсәң, чыннан да, иман нуры тормышыңны яктыртып торыр. Бу радиоалгыч күп кешедә бар, көн-төн сөйләп тора, булмаса, алыгыз. Кыйммәт түгелдер. Иртән иртүк «Татарстан дулкынында» радиосыннан гыйбрәтле вәгазьләрне тыңласагыз, әҗере булмый калмас, иншаллаһ. Мин ул бәләкәй радиоалгычны 7-8 мең сумлык телевизорга да алмаштырмыйм, Аллаһ боерса.
Сания Әхмәтшина.
Күгәй

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 13 декабря 2017 в 16:52
    Татарстанда буран һәм томан көтелә Синоптиклар иртәгә республикада көчле җил чыгуы турында кисәтә.
    65
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 16:00
    Башлык кем булыр Өч ай эшләгәннән соң, Васильево башлыгы Денис Лулаков үз эшеннән китте.
    102
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 14:10
    Данил Буранов – ярымфиналда Яшел Үзәндә туып, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче 23 яшьлек Данил Буранов Беренче каналда баручы популяр «Голос» тапшыруында катнаша.
    45
    0
    1
  • 13 декабря 2017 в 12:38
    Яшьләр татар халык җырларын җырларга яратмый… Җыр – халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр, яки, киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр. Җырның төп функциясе – халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай: «Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», – дип юкка гына әйтмәгән...
    33
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 11:27
    Ышанырлык түгел: кызыл борыч гомерне озайта Әче ризыкларны яратасызмы? Дөньядагы бер генә кухня да аппетитны күтәрә торган әче тәмләткечләрдән башка ризык әзерләми. Кавказда, Мексикада, Чилида һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә пикант тәмләткечсез ризык әзерләргә тотынмыйлар да. Әмма аларны кайберәүләр сәламәтлек өчен куркыныч дип исәпли. Моны алар әче борычның, горчицаның ашказанын ялкынсындыруы белән аңлата. Чынлап та, әгәр дә әче ризыкны күпләп куллансаң, ул ашказанына зыян китерергә мөмкин. Чамасын белсәң, киресенчә. Ышанмыйсызмы?
    47
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 10:47
    Яшел Үзән районында яна торган йорттан ир-атны коткарганнар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Яшел Үзән районында янгын чыккан йорттан 59 яшьлек хуҗаны коткарган.
    58
    0
    0
  • 13 декабря 2017 в 08:32
    Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә Республиканың күпчелек районнарында кар, урыны белән җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык фаразлана.
    50
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 17:47
    Васильевода өй туйлары гөрли Узган шимбәдә Васильево бистәсендә 60 гаилә яңа фатирларга күченде.
    49
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 16:21
    Пуховик юу буенча КИҢӘШЛӘР Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз.
    73
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:49
    Мактаулы исем Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен
    105
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 13:30
    Су белән катнаштырылган балның файдалы сыйфатлары Баллы су – һәркем куллана алырлык, чын мәгънәсендә шаккатыргыч нәрсә. Баллы суның организмга уңай тәэсире бәяләп бетергесез.
    80
    0
    2
  • 12 декабря 2017 в 11:44
    Ошамаган товарны алмаштырып була Хәзер кибетләрдә товар күп, өелеп ята. Әмма кирәклесен эзли башласаң, ничек сайларга белми аптырап каласың.
    62
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 10:42
    «Тылсым» торты рецепты Туган-тумачаларны тәмләп чәй эчерик әле!!!
    71
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 58 человек
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 12 декабря 2017 в 14:51
    Прогресс – табигать законы
    Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.
    134
    0
    1
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.