Яшел Үзән

Олы юлның тузанында калды минем эзләрем

Олы юлның тузанында Калды минем эзләрем. Кайда минем яшьлегем дип, Шул юллардан эзләдем. Бу җырны тыңлаган саен үз туган авылымның Олы юлы күз алдына килә. Олы юл безнең якта. Җәйге эссе көннәрдә Олы юлның тузаны, кызып, ялан аякларыбызны җылытып, пешертеп алулары... хәзер дә уйлаганда җылысын тоям кебек. Әй, ул калын,...

Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем.
Кайда минем яшьлегем дип,
Шул юллардан эзләдем.
Бу җырны тыңлаган саен үз туган авылымның Олы юлы күз алдына килә. Олы юл безнең якта. Җәйге эссе көннәрдә Олы юлның тузаны, кызып, ялан аякларыбызны җылытып, пешертеп алулары... хәзер дә уйлаганда җылысын тоям кебек.
Әй, ул калын, җылы тузанлы Олы юл буе! Җәйләребезнең якты да, кыен да, истәлекле дә хатирәләре Олы юлыбыз белән бәйле.
Без сугыш арты еллары балалары. «Уфалла» арбалары белән шул олы юлыбыздан 4-5 чакрым ераклыкка урман буена «курмы» җыярга, кукуруз кырына барабыз. Печән җыю безнең ише бала-чага эше түгел, чалгыларыбыз да билчәнне генә чаба торган. Хәер, чалгы алмыйбыз да, кул белән «курмы» җыябыз. Билчән, сары чәчәк, сөтле үлән, эт эчәгесе, алабута. «Сәйфи тарысы»н әткәй җыймаска куша, ул тиз кипми, аннан аны терлек тә яратып ашамый.
Олы юлның тузанында безнең аяк эзләребез. Калын, җылы тузанга шап-шап баскан саен тузан тезгә кадәр күтәрелә. Аяк бармаклары арасына кереп, кытыклап ала. Катырак балчык кисәге эләксә, авырттыра да. Аякның баш бармагын юлда гел бәреп, авырттыра идек. Ул баш бармак ник кенә һаман бәрелгәндер, канагандыр инде? Юлда бәйләргә чүпрәк юк бит, тузан сибәбез дә, төзәлеп китә үзе. Үз җиреңнең тузаны да сихәтле бит.
Олы юлның тузаны! Анда аннан нинди арбалар үткәне ярылып ята. Кайсы арба көпчәге нинди, төзекме-түгелме икәне билгеле. Ат арбасы эзе - киң, тирән. Әкрен барганда тузан тигез генә кырыйга сибелгән.
Менә бу эз - «уфалла» арбасы эзе. Арба көпчәкләре нык, ике көпчәк арасы тип-тигез бара.
Бу кешенең арба көпчәге «исергән», алпан-тилпән барган. Чөнки эз тигезсез, димәк, көпчәк искергән, тузып төшәсе генә калган.
Берсенең арба көпчәгенең кыршавы кузгалган, ахры, көпчәк белән кыршау юл буенча уйнашып, кызык эз калдырган.
Менә бу кеше арбасының көпчәк кыршавын тимер чыбык белән чорнап бетергәндер инде. Эзе юлны чокып-чокып алган.
Бу арба көпчәгенең чәкүшкәсе төшеп калгандыр, әнә никадәр юл сырлап-сырлап, ава-түнә үткән арба. Әй, хуҗасы чәкүшкә эзләп кирегә никадәр чапты микән? Таптымы икән? Кирәк чакта чәкүшкә юлда мәңге очрамый ул. Кирәкмәгәндә аның өстенә басасың.
Олы юлның тузанында менә шул арбаларның һәрберсе үзенчә шыгырдап, тыкырдап, шытырдап, үз көен чыгарып бара. Ул арбаның чыгарган тавышыннан ук көпчәк-күчәр майланганмы, арба җайлымы, җиңелме, көпчәк яңамы, искеме - барсын белеп була инде.
Әхликамал апа арбасы курчак кебек, ипле, җиңел, кечкенә. Кечкенә булса да, күчәренә майлар өчен лагун чиләген, кечкенә генә савытны беркеткән. 2-3 кочак «курмы» җыеп төйи дә, әкрен генә кузгала, шуннан артыкны тарта алмый. Карчык кеше. Кәҗә асрый.
Бик нык кыздырган, Олы юл тузанын аяк пешертерлек иткән көннәрдән соң, гадәттә көчле яшенле яңгыр ява. Эре-эре яңгыр тамчылары тузан өстенә төшеп, тик яткан тузанны тузгытып, үзенә генә хас бер ис чыгарып, тузан исен чыгаралар. Тигез өсле тузан катламы тишкәләнә. Яңгыр коя да коя. Йомшак тузан түшәген кузгатып, юл читенә юып төшерә, юа-юа юл читендә тузан коймагы җәелә. Юл чистара, калын-каты катлам гына кала.
Яланаяк шул тузан коймагында чыпырдауның рәхәте. Аяк йомшакта, бармак араларыннан юеш йомшак пычрак аяк өстенә менә дә, тагын кире җиргә төшә.
Әй, Олы юл! Синнән күпме арба үтте икән, көненә ничә кешенең ах-зарын ишеттең икән? Тик шунсы хак. Син кешегә көчәнә-көчәнә тауга арба тарттырмадың. Кешенең соңгы хәлен алмадың. Рәхимле син! Озын юл син, ләкин авыр түгел.
Олы юлның тузаны! Син юктан гына булмагансың. Син шул чорның тормыш юлы булгансың. Сине якын иткәннәр, синнән үткәннәр, үткәннәр...
Юл - сукмак кына түгел ул. Аның бәһасы зур, исеме дә Олы юл бит. Олы юл!
Кантарлы юлны «уфалла» арбалары, ат арбалары йөзләгән кат үткәч кенә тузанлы юл хасил була. Ул тузан калыная. Кояш нурын үзенә җыя, җылына.
Тузаннан да көнләшүче көчләр бар. Пәри өермәләре... Алар, Олы юл тузанын өертеп, әллә кайларга алып китеп адаштыралар. Бу тузаннар инде яңадан Олы юлыма әйләнеп кайтмаячаклар. Югалалар алар китеп, юк булалар.
Һәр җәй Олы юлга чыгам. Тик хәзер Олы юлым тарайган, тузаны да элеккеге кебек калын түгел. Юлда үлән каплаган җирләр дә байтак. «Уфалла» арбалылар түгел, машиналар да аз үтә.
Шулай, син дә картайдыңмы икән инде, Олы юлым? Әле Килеш күленнән, әле Таллы күлдән, әле Ишмүк чокырыннан чыккан юллар да кушылып киңәйтмиләрмени инде Сине? Урманга бара торган юлыңда да кантар гына. Нигә тузансыз син? Синең тузанлы булуың - ул синең кирәклегең, көчлелегең, барлыгың, байлыгың бит. Яратканнар сине, Олы юл!
Олы юлым тузаны! Синдәге матур хатирәләрем, синдәге эзләрем, синең аягымны җылыткан җылылыгың бүген дә җанымны җылыта, иркәли. Синең турыда уйлагач та, күңелдә аңлата алмаслык рәхәт тойгы уяна. Чөнки бу тузан, аның һәр бөртеге - минем туып-үскән җиремнеке.
Шул тузанлы юллардан яланаяк кабат-кабат үтәр идем.
«Балачакка кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса...».
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: