Яшел Үзән

Нәсел шәҗәрәсе ниләр сөйли?

Хәзер авылыбызның һәр йортында диярлек нәсел шәҗәрәсе дәфтәре бар. Коръән уку мәҗлесләрендә, мәрхүмнәргә дога кылганда әнә шул дәфтәрдән файдаланабыз. Безнең күршебез Шиһаповларның нәсел шәҗәрәсе ниләр сөйли? Менә шәҗәрәдәге кайбер кешеләр исемлеге: Сәгъди улы Шиһабетдин Шиһабетдин улы Әкраметдин (1906-1943) Әкраметдин улы Әхмәт (1935-2001) Шиһабетдин улы Бари (1915-1944) Бари кызы Луиза (1938)...

Хәзер авылыбызның һәр йортында диярлек нәсел шәҗәрәсе дәфтәре бар. Коръән уку мәҗлесләрендә, мәрхүмнәргә дога кылганда әнә шул дәфтәрдән файдаланабыз.
Безнең күршебез Шиһаповларның нәсел шәҗәрәсе ниләр сөйли? Менә шәҗәрәдәге кайбер кешеләр исемлеге:
Сәгъди улы Шиһабетдин
Шиһабетдин улы Әкраметдин (1906-1943)
Әкраметдин улы Әхмәт (1935-2001)
Шиһабетдин улы Бари (1915-1944)
Бари кызы Луиза (1938)
Һидиятулла кызы Бибинур (1903-1984)
Әкраметдин кызы Әминә (1929) Әхмәтнең хатыны (әтиләре икесенең дә бер үк исемдә - Әкраметдин)
Шиһаповлар нәселе кешеләре үзләренең игелекле шөгыльләре белән бөтен авыл тарихына кереп калганнар. Шиһабетдин абзый үзенең хәләл көче белән авылда ике тегермән тоткан. Күпме кешене эшле иткән. Авыр елларда халыкның иң кирәкле ихтыяҗын канәгатьләндергән. Аның эшен улы Әкраметдин дәвам иткән, 1943 елда ил өчен Сталинград фронтында батырларча һәлак булган. Шиһабетдин кызы Зәйнәп апа, сугышның буеннан-буена фронтта булып, кырык үлем аша кичкән. Ул иң җаваплы эшне башкарган: теләсә нинди шартларда да хәрби самолетларны җибәреп-очырып торучы диспетчер булып эшләгән. Могҗиза белән исән калган. Күп орден-медальләр кавалеры. Ул да кешеләрне догалар укып дәвалау белән шөгыльләнгән.
Шиһаповлар нәселендә борын-борыннан мирас булып күчеп килгән гаҗәеп бер үзенчәлек - дәвалау үзлеге барлыгы турында авыл халкы бүген дә риваятьләр сөйли. Бу нәселдә буыннан-буынга сакланып килгән тылсымлы таяк булган. Шул таякның бик күп авыру кешеләргә шифасы тигән. Бу нәсел кешеләре, дога укып, бәла-казалардан, авырулардан сакланганнар.
Зәйнәп апа да шуларның берсе иде. Хак Тәгалә аңа озын гомер бирде. Өйдәгеләр гел сөйли торган иделәр: ул картлык көннәрендә дә йоклаганда кулларын болгап ята торган була, ягъни төшендә самолетлар җибәрә икән. Зәйнәп апа былтыр Казанда вафат булып, мәрхүмә Мулла Иле зиратына алып кайтып җирләнде. Зәйнәп апаның әтисе Шиһабетдин абый 1944 елда сугышта батырларча һәлак булган.
Шиһаповлар йортында озак еллар буе (1940-1960) медпункт эшләде. Бу тикмәгә генә булмаган икән. Йорт хуҗасы Бибинур апа һәр килгән кешене якты йөз белән елмаеп каршы алган. Ире сугышта һәлак булып, бердәнбер улы Әхмәт белән кайгы эчендә яшәсә дә, кеше хакын хаклаган, үзенең йортын кешеләрне дәвалау өчен файдаланган, күп вакытта үзенә дә табиб булырга туры килгән. Улы Әхмәт тә бөтен үләннәрнең дәвалау үзенчәлекләрен күңелдән белә иде. Теләсә кайсы минутта теләсә кемгә үзенең файдалы киңәшләрен бирә иде. Гаять талантлы гармунчы буларак, ул озак еллар халык күңелен җылытты, моң белән тутырды. Гомере буе киномеханик булып эшләп, халыкны сәнгать аша тәрбияләде. Әхмәттә дәвалау үзлеге дә булган. Дәвалаганда кия торган күлмәген гаиләдә кадерләп саклыйлар, бу күлмәкне тылсымлы күлмәк итеп саныйлар, бик хәтәр чакларда шул күлмәкнең файдасын күрәләр. Шул күлмәкне кигән булгангадыр, автобус машина белән бәрелешкәндә, Әхмәтнең кызы Гөлшат имгәнмичә исән-сау калган. Шул күлмәкне кигәнгәдер, улы Айрат машина йөртү хокукына имтихан биргәндә, текә тауга берүзе җиңел генә менеп китә, керүе кыен гаражга төп-төгәл керә.
Әхмәтнең хатыны Әминә апа - үзе бер тарих. Без аны хайваннар табибы дип атыйбыз. Хайван авырый калса, аны чакырталар. Ул, төн уртасы булса да, минуты белән килеп җитә, кешеләргә бәхет китерә.
Әминә апа сугыш башлану хәбәрен 1941 елның 22 июнь иртәсендә пионерлагерьда ишетә, иртәгесен авылдан 30 ир-атның фронтка киткәннәрен күреп кала. 1944 елда җидеелык мәктәпне «биш»кә генә бетереп, Норлат урта мәктәбенә укырга керә, ләкин гыйнварда укуын ташларга мәҗбүр була, чөнки өйдә тормышлары бик авырая, әтисе сугышта, әнисе бертуктаусыз эштә. Әминә апа бөтен гомерен колхоз эшенә багышлый (профессор булу хыяллары җимерелә). Кырык ел буенча берөзлексез сыер савучы булып эшләп, фидакарь хезмәт белән бөтен районга, хәтта республикага таныла. Ире Әхмәт белән берсеннән-берсе эшчән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Бари кызы Луиза Шиһапова (1938) бүген Казанда яши. Кешеләрне догалар укып дәвалау белән шөгыльләнә. Әтисе фронтта һәлак булып, сугыш чорын кичкән бу бала үзендә дәвалау үзлеге барлыгын кечкенә чагында ук сизеп ала. Ул укытучы да, җырчы да, шагыйрә дә, дәвалаучы да, динче дә.
Кияүгә Лениногорскига китеп, шунда музыка училищесында 36 ел тавыш куючы укытучы булып эшли. Ире табиб профессор. Луиза бала чагында ук үзенең башкалар күрмәгәнне күргәнен, башкалар ишетмәгәнне ишеткәнен тоя. Ходай аңа гаять үзенчәлекле бик тә матур тавыш биргән. Үсә төшкәч, үзенең концертларында сәхнә җырларында, тавышы белән бергә залдан чыгып, әллә кайларга китеп барган кебек сизә ул үзен.
Догаларның дәвалау көче турында Луиза ханымның кайбер фикерләре:
- Күптән түгел Петербургтагы В.М.Бехтерев исемендәге психико-неврология институты галимнәре догалар белән дәвалау феноменын өйрәнгәннәр. Кеше дога укыган вакытта баш миендә барган процессларны тикшергәннәр. Бу вакытта баш мие биотоклары ритмы бик күпкә әкренәя икән. Мондый әкрен дельта-ритмнар бары тик ике-өч айлык нарасыйларда гына була. Менә шушы хәл дәвалау көченә ия икән. Америка онкология ассоциациясе дә шуны ук раслый: догалар укып дәвалаганда авырулар биш елга озаграк яшиләр.
Кешенең энергия кырын бүген галимнәр приборлар белән үлчи алалар. Суның «хәтере» барлыгы ачыкланды. Дога укыганда, суда дәвалау үзлеге пәйда була. Луиза ханым суның бу үзлегеннән уңышлы рәвештә файдалана ала.
Догалар тәэсирендә безне чорнап алган төрле төсләрнең, төрле тавышларның да дулкыны дәвалау көченә ия икән.
Луиза ханым Һиндстанга да барган, анда атаклы дәвалаучы Сатья Саи Баба янында булып, тәҗрибә уртаклашкан. Кешенең күзләрендә иман нуры булырга тиеш. Кешенең кешегә миһербанлы нуры чәчелеп торырга тиеш. Татарлардагы «нурлы кеше» дигән гыйбарә бик борынгыдан килә.
2010 елда Луиза Шиһапованың «Тәрәзәдәге яктылык» дигән китабы басылып чыкты. Ул үзенең бер шигырендә болай яза:
Синдә күпме изгелек бар, нурлы Казан!
Синдә күпме яманлык бар, зарлы Казан!
Барсын күргән Сөембикәң югарыдан.
Барсын кочагына алган серле Кабан.
Бервакыт Луиза утырган самолет Америкадан кайтканда катастрофага эләгә. Луиза ханым бертуктаусыз догалар укый. Самолет исән-сау кайтып төшә. Мондый хәлләр Луиза ханым тормышында аз булмаган.
Әле тагын шуны өстәргә кирәк: Шиһаповлар нәселеннән Гөлнур Әхмәт кызы бүгенге көндә Олы Ачасыр мәктәбе директоры урынбасары һәм мәктәпнең уңышларында аның да өлеше зур.
Менә безнең күршеләребез Шиһаповларның нәсел шәҗәрәсе шулар турында сөйли.
Равил Сәйфетдинов,
Мулла Иле имам-хатыйбы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: