Яшел Үзән

Һөнәрле кешегә эшсезлек янамый

Бүген авыл яшьләрен борчыган төп мәсьәлә ул да булса, үзенә ошаган эш урыны табу. Күбесе җиңел эшкә өмет итә, аз хезмәт куеп, күп акчага кызыга, кайсылары өстәл артына утырып кына эшли торган эшне эзли. Әмма безнең илдә болай да чиновниклар саны хәттин ашкан. Кесәдәге катыргы да ярдәм итми эшкә урнашырга....

Бүген авыл яшьләрен борчыган төп мәсьәлә ул да булса, үзенә ошаган эш урыны табу. Күбесе җиңел эшкә өмет итә, аз хезмәт куеп, күп акчага кызыга, кайсылары өстәл артына утырып кына эшли торган эшне эзли. Әмма безнең илдә болай да чиновниклар саны хәттин ашкан. Кесәдәге катыргы да ярдәм итми эшкә урнашырга.
Зур акчалар түгеп, вузда укып чыккан белемнәр дә булышмый. Ә менә заводлар югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, халык хуҗалыгы алардан башка яхшы сыйфатлы товар җитештерә алмыйча, көндәшләрен уза алмавы бәхәссез. Һөнәрле кеше кайда яшәсә дә үзенә эш таба ала. Предприятиеләрдә аларга хезмәт хакы яхшы түләнә. Авыл җирендә дә һөнәр ияләре эш белән күмелгән. Аларга ихтыяҗлык бетеп тормый. Авылда кайбер гаиләләрдә бала атасы кул астына кереп, аның һөнәрен үзләштерә, җитмәсә кайбер үзгәрешләр дә кертә.
Элек безнең авылда балта остасы, агач эшләре мастеры Нәмиев Гафият абый бар иде. Аның уллары Назим белән Әхмәт бала вакыттан бирле атасы янында кайнашып, аның һөнәрен үзләштереп, атасыннан да узып киттеләр. Алар ясаган мебель - заводныкы бер якта торсын. Габдрәхимов Ярулла абый озак еллар тимерче булып эшләде. Уллары Фәрит һәм Рәшит атасы һөнәрен үзләштереп кенә калмадылар, тимер эшенә кагылышлы башка һөнәрләрне дә өстәделәр (тракторчы, комбайнчы, шофер, электр белән эретеп ябыштыручы һ.б.). Фәрит бүген авылда ат дагалый алучы бердәнбер кеше.
Безнең авылдагы күп һөнәр иясе, алтын куллы Гарипов Марсельне авылдашлары гына түгел, тирә-яктагы авыллар һәм район халкы да яхшы белә. Узган елларда «Яшел Үзән» газетасына аның эшчәнлеге турында мәкалә язган идем. Аның улы Марат кечкенә вакыттан бирле әтисе кул астында эшләп, аның һөнәрен үзенә туплады, яңаларын өйрәнеп, тормышта куллана. Бүген авыл халкы, яңалыкка омтылып, көнкүрештә кулланыла торган нинди генә техника сатып алмый. Һәр җирдә электроника, өр-яңа чит ил автомобильләре. Нинди генә техника булмасын, аны дөрес итеп көйләргә һәм ватылса, ремонт кирәк. Белгечләр сирәк очрый. Менә махсус урта белемле Гарипов Марат шундый кадрларның берсе. Үлә башлаган кешене терелтә ала торган доктор, диярсең! Әгәр техника чыгымласа, аның янына ерак авыллардан гына түгел, шәһәрдән килеп тә техникаларын «үлемнән» алып калалар. Хәтта тәҗрибәле белгечләр дә төзәтә алмаган электроника аның кулында җанлана, ул ремонтлаган эчке янулы двигатель озак еллар эшли. Хәзерге заман телевизорын үзенең биш бармагы кебек белә. Кесә телефоны эшләмәсә дә , компьютер тыңламаса да, кер юа торган машина әйләнмәсә дә аның янына чабабыз. Бу егет авылның тотнагы. Ул булмаса, ватылган техниканы төзәтергә зур чыгымнар тотып, шәһәргә йөрергә туры килер иде.
Бүген чит илләрдә эшләнгән товарларны күпләп сатып алабыз. Катлаулы эш коралын дөрес эшләтү өчен башта аның паспортын җентекләп укып чыгу зарур. Биредә һәркем дә аңлый алмаган бихисап техник терминнар. Андагы схемалар һәм сызымнарны дөрес аңлау өчен Мараттан сабак алалар. Марат кул астында эшләгән егет Җәммәтов Айрат бүген мәктәптә электрон приборларны, җайланмаларны көйли, ялгышларны төзәтә.
Шуның өчен дә яшьләрне үстереп, аларга юл бирү бүгенге заманның кичектергесез бурычы. Яшьләрдән башка киләчәккә зур өметләр баглавы читен.
Илтөзәр Фатыйхов.
Татар Танае

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: