Яшел Үзән

Моңнар кайтты авылыма

«Авыл уртасына оча торган тәлинкә төшә икән», - дисәләр дә, халык яңа клубта куелачак концертка җыелган кадәр җыелмас иде. Чыннан да, ул көнне Карагуҗада 200 урынлы яңа клубта алма төшәрлек тә урын юк иде. Гомердә булмаганны, авыл халкы концертны, өс киемнәрен салып, рәхәтләнеп карады. Ниһаять, пәрдә ачылды һәм сәхнәдә безнең...

«Авыл уртасына оча торган тәлинкә төшә икән», - дисәләр дә, халык яңа клубта куелачак концертка җыелган кадәр җыелмас иде.
Чыннан да, ул көнне Карагуҗада 200 урынлы яңа клубта алма төшәрлек тә урын юк иде. Гомердә булмаганны, авыл халкы концертны, өс киемнәрен салып, рәхәтләнеп карады.
Ниһаять, пәрдә ачылды һәм сәхнәдә безнең авылның мәдәниятен, сәнгатен алга җибәрүдә, халыкка армый-талмый хезмәт итүче ике ханым - Дания Җиһаншина һәм Әлфинур Хөснетдинова.Теленнән гөлләр тама, дип нәкъ шундый кешеләр турында әйтәләр дә инде. Алар коцертта катнашкан һәр ветеранга (Ф.Идиятуллина, Н.Зиннәтуллин, В.Абдуллин, Ф.Шафи­гул­лина, Р.Шигапова) чыгыш ясаучыга матур-матур шигырь юллары багышладылар.Ә концертның кульминацион өле­­­шен халык көчле алкышларга күмде, бу җырга аягүрә басып кул чаптылар. Күрше Бишнә авылының китапханә мөдире Фирдәвес Шиһапова Карагуҗа турында бик матур шигырь иҗат иткән, ә аның абыйсы үзешчән композитор Шамил Шарипов шуңа көй язган. Фирдәвес аны сәхнәдән үзе башкарды. Бу минутларда Фирдәвеснең җырына, ул җыр­ның матурлыгына битараф кеше калмагандыр. Бик күпләрнең күзләрендә шатлык, горурлык яшьләре ялтырый иде.
Концертны оештыруда күп­тән түгел генә эшли башлаган мәдәният йорты директоры Эльза Кучкарова да күп көч куйган иде. Бигрәк тә яшьләрне оештыруда, аларны рухландырып сәхнәгә чыгаруда, Эльзаның яшьлек дәрте зур роль уйнагандыр. Культура һәм мәдәният академиясе студенты Альбина Заһидуллина, шул академияне 1998 елларда тәмамлаган Ильмира һәм Илдар Массаровлар, аларның кече кызлары Ралина, Эльзаның аерылмас сәхнә дусты Рузилә Гомәрова, Карагуҗага килен булып төшкән талантлы җырчылар Миләүшә Гыйззәтуллина, Рушания Сабирова, яшьләрдән торган бию коллективларының чыгышын (җитәкчесе Дания Камалиева) халык шау-гөр килеп алкышлап карады.
Мәктәп елларыннан бирле бик оста җырлаучы, хәзерге вакытта тарих институтында эшләүче Алия Ханбекованың «Мәхәббәт теләгез» дигән җыры халык күңеленә бик хуш килде.
Ә Салават Галиев турында аерым әйтми булмый. Ул чын мәгънәсендә сәхнәдә үскән малай. Салават Фәтхетдиновның «Салкын чәй» җыры белән үзенең репертуарын башлап җибәргән иде ул. Шул егетнең инде армиягә китәр вакыты җитте. Ул, «Баланы читкә җибәрү» җырын җырлап, авылдашлары белән саубуллашты. Авыл халкы аның исән-имин хезмәт итеп кайтуын теләп калды. Һәм шул номерлар арасында Даниянең һәм Алфинурның шигырь тәлгәшләре....
Алар бу концертка элек-электән сәхнә тоткан, спектакльләрдә катнашкан авыл халкын шатландырып торган сәхнә ветераннарына да инсценировка әзерләгәннәр иде. Гөлсинә Гыйниятуллина, Дания Камалиева, Илгиз Зәйнуллин, Әсхәт Сафиуллин, Алия Абдуллина, Илшат Камалиевлар бик теләп катнаштылар. Алар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булып бик оста уйнадылар.
Кичәнең исеме «Моңнар кайтсын авылыма» дип атала иде. Бу, чыннан да, шулай булды. Клубның якты утлары бер дә сүнмәсен иде, авыл өстенә шул якты учактан җыр-моң таралып торсын иде, дигән теләктә халык оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтеп таралышты.
Гөлнур Хәкимуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: