Яшел Үзән

Кушамат

Һәр кешенең тугач та әти-әнисе кушкан исеме була. Авыл җирендә бертөрле исем-фамилияләр күбәя башласа, аларны бер-берсеннән аеру өчен, кушамат тагалар. Мәсәлән, кечкенә буйлы Кәҗә Шәйхулласы дигәндә, бер дә дәү гәүдәле Урыс Шәйхулласы күз алдына килми инде. Хәер, кушаматларның күбесе кешенең үз-үзен тотышына, кылган гамәленә яисә холкына карап та кушыла. Күбәләк...

Һәр кешенең тугач та әти-әнисе кушкан исеме була. Авыл җирендә бертөрле исем-фамилияләр күбәя башласа, аларны бер-берсеннән аеру өчен, кушамат тагалар. Мәсәлән, кечкенә буйлы Кәҗә Шәйхулласы дигәндә, бер дә дәү гәүдәле Урыс Шәйхулласы күз алдына килми инде. Хәер, кушаматларның күбесе кешенең үз-үзен тотышына, кылган гамәленә яисә холкына карап та кушыла. Күбәләк кебек, куллары белән җилпенеп сөйләшүче хатынга «Күбәләк» кушаматы ябыша да кала. «Кырмыска», «Ябалак», «Чыпчык», «Ишәк» кебек бөҗәк, кош-корт һәм хайван кушаматларыннан тыш, мәгънәләре аңлашылмаганнары да бар әле. Мәсәлән, «Пиләнке», «Дудук», «Җәҗә» кушаматларының тарихын аның хуҗасы гына беләдер. «Әпикүн» кушаматы опекун дигән чит телдән кергән сүздән ясалган булырга тиеш. Кеше ире турында даими кайгыртып, аның өчен борчылып яшәгән «изге ниятле» бу хатынга авылдашлары бик белеп кушканнар кушаматны, аңа рәхмәт дими, ни диясең инде. Балаларын гына кайгыртырга димәгән бит.
Эшкә килгән белгечләр дә кушаматсыз китми авылдан. Мотоциклда эшкә ашыгып барганда (зур тизлектә дип әйтүем) күпердән елгага чумган ветврач судан «Водолаз» кушаматы белән чыга. Үзен тәрбияле итеп күрсәтергә теләгән колхоз рәисенә «Хәерле иртә» кушаматы ябыша, ә инженерга - «Шәрәфи» (танылган артист Равил Шәрәфиевкә охшаганы өчен).
Иң кызыгы шунда: кушамат белән дәшкәнгә берсе дә үпкәләми һәм үртәлми. Чөнки һәр йортта ике-өч кушамат «яши». Шундый җор телле, зирәк, чая халык яшәгән авыл турында мактау сүзләреннән башка ни әйтәсең инде?!
Нурия Мостафина.
Олы Яке

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: