Яшел Үзән

Клубны вакытында ачып-ябучыга гына укыйм, дидем

Нинди сәләткә ия булуыбыз хакында язмышлар китабына туганда ук язып куела торгандыр. Сәхнә түрендә бар көчен жәлләмичә халыкка биргән, бүгенге көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, Миләүшә апа Мөхетдинованың да сәләте әнә шушы язмыш китабына язылып куелгандыр, күрәмсең. Миләүшә апа биш яшеннән үк инде әнисе өйрәткән шигырьләрне, олылар каршына, сәхнәгә...

Нинди сәләткә ия булуыбыз хакында язмышлар китабына туганда ук язып куела торгандыр.
Сәхнә түрендә бар көчен жәлләмичә халыкка биргән, бүгенге көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, Миләүшә апа Мөхетдинованың да сәләте әнә шушы язмыш китабына язылып куелгандыр, күрәмсең.
Миләүшә апа биш яшеннән үк инде әнисе өйрәткән шигырьләрне, олылар каршына, сәхнәгә чыгып сөйләргә омтылучы кыз була. Ә инде мәктәптә укытучы апаларының үсеп җиткәч кем булырга телисез, дигән соравына аның җавабы әзер. «Мин артист булам», - дип җавап бирә ул.
Мәктәп еллары сизелми дә узып китә. Ниһаять, язмыш йомгагы аны үз артыннан Казан театр училищесына китерә. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, укый гына башлаганда, аның сайлаган һөнәренә кинәт әтисе белән әнисе, өстәл кага-кага юк, укымыйсың, артист эше - эш түгел, аларның ни тормышы, ни гаилә корулары, сине бәхетсез итәсебез килми, дигәч, башлаган укуын ташларга мәҗбүр була.
Миләүшә апа төшенкелеккә бирелми. Алай да бер чакны, җай табып, әнисенә үзенең Алабуга мәдәният училищесына укырга керергә исәбе булуы турында сүз ката. - Әни, курыкма, анда артистлар түгел, клубны вакытында ачып, вакытында ябучы гына әзерлиләр, - дип, әнисен ышандырып, теләгенә ирешә.
Миләүшә апа безнең Норлат авылына, Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаганнан соң, 1968 елда килә. Ут кебек янып торган сылу-ягымлы Зур Өтәк авылы кызы беренче адымнарын методист буларак башлап җибәрә. Аннан режиссерлык эшенә алына. Заманына күрә сәхнә хуҗаларыннан күп көч тырышлык, сабырлык, таләп ителә торган вакытлар була бу.
Ә ул авырлыклардан югалып кала торганнардан булмады. Аның алдына югарыдан нинди генә бурычлар куймасыннар, эшен җиренә җиткереп, авылларыбыз, тирә-юнь район тамашачыларын оста оештыручанлыгы белән үзенә җәлеп итә алды. Сәламәтлек темасына түгәрәкләр, агит­брига­далар оештыру дисең­ме, барсына да өлгерергә тырышып, тракторына да, машинасына да, ат чанасына да утырып, үзенең үзешчән артистлары белән төрле авылларга чапты. Миләүшә апа режиссер гына түгел, әле ул артистларны бер читкә куеп, безнең нечкә күңел кылларыбызны тетрәндерерлек җыр сандугачы һәм оста итеп биюче дә иде.
Мәдәният йорты бусагасыннан инде аның лаеклы ялга китүенә 10 ел вакыт узып та киткән. Еллар ага да ага. Узылган гомер елларын искә алып, альбом битләрендәге фоторәсемнәрне генә барларга кала кебек. Гомерем узып бара бит дип уфтанмый Миләүшә апа. Бәхетле ул бүген, чын бәхет иясе. Парлашып гомер иткән тормыш иптәше Фәргате янында булуы, ике улының шат елмаеп яшәүләреннән ямь табып яши.
Яшьлек елларында бергәләшеп сәхнә түрләрендә уйнап йөргән дусларының, Норлат китапханәсенең түгәрәк өстәл тирәсенә җыелышып, 70 яшьлек юбилее белән котлауларына да бик бәхетле иде ул.
Кайчандыр, әнисенә әйткәнчә, Миләүшә апа мәдәният йортының ишеген ачты да, япты да. Балалык елларыннан хыялланып килгән зур сәхнә пәрдәләрен дә ачты. Йокымсырап яткан күңелләребезне уятып, хезмәттә талчыккан җаннарыбызга көч өстәүче зур сәхнә фәрештәсенә әйләнде.
Альберт Илмөхәммәтов.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: